(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь, Алсу Сафина). Казанда диспансеризация
узу дәвам итә. Бу елның 10 ае эчендә профилактик күзәтүләр ярдәмендә онкопатологиягә
шик буенча 1181 очрак табылган, шуларның 289 очрагында яман шеш авырулары булуы
расланган. Барлыгы 145 мең 848 кеше каралган, бу исә еллык планның 71,8%-ын
тәшкил итә, дип хәбәр итте ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының Сәламәтлекне
саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев бүген эшлекле дүшәмбе вакытында.
Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда 204,4 мең кешене
тикшерү көтә, бу исә алдагы елга караганда 11%-ка күбрәк дигән сүз.
Илнур Хәлфиев сүзләренә караганда, 39 яшьтән алып 60 яшькә
кадәрге эшли торган гражданнарны тиешенчә колачлап ала алмау проблема булып
кала бирә. Шул рәвешле, 10 ай эчендә әлеге төркемгә караган шәһәрлеләрнең 57,1%
гына, ягъни 46400 кеше генә диспансеризация узган. Шәһәр җитәкчесе моның сәбәпләре
белән кызыксынды. Сәламәтлекне саклау идарәсе җитәкчесе сөйләп узганча, эре
предприятие, кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре җитәкчеләре
диспансеризация узуга булышлык күрсәтми – бу эшли торган категория кешеләренең
диспансеризация узмауларының бер сәбәбе булып тора.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин Сәламәтлекне саклау идарәсе җитәкчесеннән
диспансеризация узу тәртибе белән кызыксынды. Илнур Хәлфиев билгеле бер елда
туган кешеләр арасында диспансеризация үткәрелә дип игъланнар эленгәнлеген һәм
почта тартмаларына белдерү кәгазьләре салынганлыгын җиткерде. Диспансеризация үтәсе
килгән казанлылар табиб кабинеты каршында чират көтеп тормый, аларга өстенлек бирелгәнлеген
җиткерде. Моннан кала, эш көннәрендә диспансеризация үтә алмаучылар өчен
белгечләр шимбә көннәрендә дә хезмәт күрсәтә.
“Сәламәтлек – безнең байлыгыбыз. Казанлыларны вакытында
мәгълүмат белән тәэмин итү өчен, һәм диспансеризация үтәргә тиеш булган халыкны
колачлап алу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә чакырам”, - дип билгеләде
Илсур Метшин.