(Казан шәһәре KZN.RU¸ 21-нче ноябрь). Казанның торак оешмалары
кышкы чорга әзер. Бу турыда бүген үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты
рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде. Түбәләрдә кар катып калу мәсьәләсен хәл
итү өчен 454 кыек түбәле йортны исәпкә алып, 713 йорт түбәсе төзекләндерелгән.
Татарстан башкаласында алып барыла торган агымдагы төзекләндерү эшләрен исәпкә
алганда барлыгы 1700 түбә норматив хәлгә китерелгән.
Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, боз сөңгеләре барлыкка
килүнең төп сәбәбе – чормаларда температура-дымлылык режимының сакланмавы. Түбәләрдә
кар эри дә һава температурасы салкынайтканда түбәләргә боз катып кала. «Моны
булдырмый калу өчен, 2010 елдан башлап түбәләрне төзекләндерү эшендә тулы бер
техник чаралар күрелә, көчле конструкцияләр, яңа материаллар кулланыла. Тәҗрибә
күрсәткәнчә, мондый технология буенча төзекләндерелгән йорт түбәләренә боз
сөңгеләре катмый диярлек», - диде чыгыш ясаучы.
Идарә компанияләре алдында ел саен торган четерекле
мәсьәләләрнең берсе - балкон кыекларына кар катып калу. И.Гыйниятуллин билгеләп
үткәнчә, әлеге җайланмаларның күбесе законсыз рәвештә беркетелгән. «Аларны
фатир хуҗалары үзләре чистартып торырга тиеш. Ләкин иң яхшысы идарә
компаниясенә мөрәҗәгать итү. Игътибар итегез, балконнан кеше яки машина өстенә
килеп төшкән кар өчен компенсацияне фатир хуҗасы үзе теләргә тиеш”, - дип
ассызыклады Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе.
Казан Мэры Илсур Метшин халык арасында җаваплылык
төшенчәсенең арта баруын билгеләп үтте һәм торак оешмаларына ишегалларын карап
тотуның сыйфатын яхшырту өчен халык белән бергә хәбәрләшеп эшләүләре
кирәклегенә басым ясады.
Үз чиратында Казанның район башлыклары шәһәр җитәкчесенә
хисап тапшырдылар. Анда кар җыештыру һәм аны шәһәрдән чыгару өчен подрядчы
оешмалар белән төзелгән килешүләр турындагы эшкә хисап бирелгән.
Казан Мэры район башлыкларына көн саен ишегалларындагы хәлне
күзәтеп тору һәм карны үтилләштерү буенча килешүләр төзү бурычын йөкләде.