(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сахалин өлкәсе губернаторы Олег
Кожемяко белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Татарстан ягыннан чарада
ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл
хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры
урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты
ярдәмчесе Радик Гыйматдино, Казан Мэры Илсур Метшин, "Татнефть" ГАҖ
генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Олег Кожемякога быел сентябрь аенда
Татарстан делегациясенең Сахалин өлкәсенә визитын югары дәрәҗәдә оештырганнары
өчен рәхмәт белдерде. Визит кысаларында Татарстан Республикасы һәм Сахалин
өлкәсе арасында 2016-2018 елларда сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм
мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде. "Әлеге документны
конкрет эшләр һәм уртак проектлар белән тулыландырырга кирәк, - диде Рөстәм
Миңнеханов. - Сез республикабызга килеп, Татарстанның икътисадый мөмкинлекләре
һәм тәҗрибәсе белән танышырсыз да, төбәкләребез арасында хезмәттәшлек
мәсьәләләре турында сөйләшербез дип килешкән идек".
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, губернатор визитының
программасы территорияләрнең инновацион үсешенә юнәлдерелгән. Сахалин
делегациясе кичә "Иннополис" махсус икътисадый зонасында булган һәм
республиканың югары технологияләр өлкәсендәге казанышлары белән танышкан. Бүген
кунаклар "Химград" һәм ИТ-парк кебек инновацион объектларны карарга
җыеналар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.