(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь, Михаил Ченцов). Бу елда
Казанда 80 ишегалды һәм мәктәп яны хоккей тартмалары ачык булачак, шуларның
23-енә инде боз салынган. Казан Мэры Киров районындагы “Юность” яшүсмерләр
клубының хоккей тренировкасында булып кайтты, дәресләр 70-нче номерлы мәктәп
стадионында бара иде. Татарстан башкаласы җитәкчесе салынган бозның сыйфатын
бәяләде һәм яшь хоккейчылар белән аралашты.
70-нче номерлы мәктәп (Краснококшайск ур., 178) территориясендәге
пластик хоккей тартмасын 2007 елда урнаштырганнар, шунда ук ул 8 меңләп шәһәрле
яши торган микрорайон халкын бергә җыю урынына әйләнгән. Мәйданчык мәктәп
укучыларының һәм яшүсмерләр клубларына йөрүчеләрнең тренировка узу урыны булып
тора, буш булганда – биредә массакүләм тимераякта шуулар уза. 2014 елда хоккей
тартмасына асфальт катлам җәелгән.
Киров һәм Мәскәү районнары территориясендә барлыгы 16 хоккей
тартмасы бар (һәрберсендә - 8-шәр). Барлык тартмаларда да, 94-нче мәктәптән
кала, яшүсмерләр клубларының укытучы-тренерлары эшли.
Тренировка барышында И.Метшин яшьләр белән аралашты, аларга
зур булмаган мастер-класс күрсәтте, үзенең киңәшләрен бирде.
Мэрны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир
Фәттахов, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей
Миронов һәм Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова озата
йөрделәр.