Илсур Метшин Россия футбол берлегенең Башкарма комитет утырышында катнашты
Фото Россия футбол берлегеннән алынды
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). Казан Мэры һәм “Рубин”
футбол клубы Президенты Илсур Метшин Россия футбол берлегенең Башкарма
комитетының чираттагы утырышында катнашты, чара Мәскәүдә Футбол йортында узды.
Башкарма комитет әгъзалары Россия футбол берлегеннән
кандидатны ФИФА Советына тәкъдим итү, 2017 елга футбол буенча РФ Президенты
стипендиясен билгеләү өчен кандидатлар билгеләү, футбол ветераннарына социаль
ярдәм күрсәтү, спорт хөкемдарлыгы кебек берничә сорау буенча фикер алыштылар.
Аерым алганда, утырыш барышында ил чемпионаты матчларына
хөкемдарлар билгеләү механизмы буенча тәкъдимнәр яңгырады. “Минем өчен, “Рубин”
Президенты өчен, Премьер-лига матчларына хөкемдарлар сайлау механизмы буенча
төгәл тәкъдимнәр яңгырады. Аларны Виталий Леонтьевич Мутко (Россия футбол
берлеге Президенты) җиткерде. Алар тормышка ашкан очракта, бәхәсләр күпкә әзрәк
калачак”, - дип җиткерә “ТАСС” ИА Казан Мэрының сүзләрен.