Илсур Метшин мэрларның энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм тотрыклы үсеш мәсьәләләре буенча халыкара очрашуын ачты
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь). Энергияне саклау һәм
энергетика нәтиҗәлелеген 2020 елга кадәр үстерү дәүләт программасы җитди белем
бирү блогы белән тулыландырылырга тиеш. “ENES-2016” энергия нәтиҗәлелеге
һәм энергетика үсеше буенча халыкара форумында Казан Мэры Илсур Метшин бүген
шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.
Казан Мэры энергиянең нәтиҗәлелеге бүгенге көннең объектив
һәм аңлап башкарылган зарурилыгы, икътисадның конкурентлыкка сәләтлелеген
үстерүнең алыштыргысыз шарты, бюджет акчаларын экономияләү һәм торак-коммуналь
хуҗалыгы хезмәтләре өчен халыктан алган түләүләрнең үсешен минимальләштерү булып
торганлыгын искәртеп үтте.
Илсур Метшин Казан һәм Татарстан тәҗрибәсенә аерым тукталып
үтте. Шәһәрдә кулланыла торган энергия ресурсларын куллануның
автоматлаштырылган хисап системасына игътибар юнәлтте. И.Метшин шулай ук
үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итү системасын модернизацияләү, су
торбаларын алмаштыру, котельныйларны автоматлаштыру һәм энергия нәтиҗәлелеге
буенча чаралар комплексы турында сөйләп үтте.
Үзенең чыгыш азагында Илсур Метшин табигать ресурсларын
саклау эшендә һәрбер кешенең өлеше булырга тиешлекне билгеләп үтте, чарада
катнашучыларның барысын да мэрларның шәһәрләрнең энергия нәтиҗәлелеге һәм
тотрыклы үсеш мәсьәләләре буенча декларациясенә кушылырга чакырды.