(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь). Энергияне саклау һәм
энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендә тормышка ашыру "ENES-2016” Өченче Бөтенросссия
конкурсына җибәрелгән Казанның барлык проектлары да призлы урын яулаган. Бүләкләү
тантанасы бүген Мәскәүдә “ENES-2016”
V Халыкара форумы кысаларында узды.
“2016 елда “#ВместеЯрче” энергияне саклау фестивален иң яхшы
оештыру” номинациясендә Казан Башкарма комитеты һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә
министрлыгының уртак проекты җиңүче булды.
“Энергияне саклау технологияләрен кертү буенча түләүсез
нигездә тормышка ашырылган иң яхшы күрсәтмә проект” номинациясендә “Казан
энергия хезмәте үзәге” муниципаль унитар предприятиесе җиңү яулады.
“Медицина
учреждениесендә энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча иң
яхшы проект” номинациясендә “18-нче номерлы үзәк клиника хастаханәсе” дәүләт
автоном сәламәтлек саклау учреждениесе җиңүче булды.
“Күпфатирлы торак
йортта энергияне нәтиҗәле кулланырлык итеп капиталь төзекләндерү”
номинациясендә “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе икенче урын алды.
Шулай ук бүләкләнүчеләр арасында ТР Сәнәгать һәм сәүдә
министрлыгы, ТР Энергияне саклау технологияләре үзәге, Казан дәүләт энергетика
университеты, Казанның берничә предприятиесе һәм оешмалары да бар.