(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче ноябрь). Казан Мэры Илсур
Метшин киләсе елда төзекләндереләчәк “Мәскәү” мәдәният һәм спорт үзәгендә (элеккеге
Урицкий мәдәният йорты) булып кайтты. Түгәрәк эшләре белән танышканнан һәм
хезмәт ветераннары хорына йөрүчеләр белән аралашканнан соң Мәдәният идарәсе
җитәкчесенә пенсия яшендәгеләр өчен клуб эшчәнлеген камилләштерү бурычын
йөкләде.
“Мәскәү” мәдәният һәм спорт үзәгендә 29 клуб түгәрәге эшли. Аларның
17-се 14 яшькә кадәрге балалар өчен. Түгәрәкләрдә 760 кеше шөгыльләнә, шуларның
506-сы 14 яшькә кадәрге балалар. Биредә шулай ук өлкән буын вәкилләре өчен дә
дәресләр үткәрелә.
И.Метшин “Мәскәү” мәдәният һәм спорт үзәгендәге иң актив
коллектив – “Ивушка” халык вокал-хор ансамбле репетициясен карады. Утыз еллык
тарихы булган коллектив һәм анда катнашучылар төрле бәйгеләрдә бүләкле
урыннар яулаганнар, ил буенча үткән төрле фестивальләрдә чыгыш ясаганнар. 2013
елның җәендә үткән Универсиаданың мәдәни программасы нигезендә хор шәһәр
кунаклары өчен 50 концерт куйган – коллектив менә шуның белән горурланып яши. Коллективка
40 яшьтән алып 73 яшь кадәрге кешеләр йөри. Репетицияләр атнага өч тапкыр үтә.
Төркем җитәкчесе Владимир Белоусов Мэрга ул үзе 2013 елда
коллективка юбилей уңаеннан бүләк иткән баянда уйнап күрсәтте. “Таныдым, - дип
елмайды Илсур Метшин. – Күренеп тора, баян эштә”.
Шәһәр башлыгы төркемгә әлеге бинада төзекләндерү эшләре
башкарылачагы турындагы шатлыклы хәбәрне җиткерде. Шәһәр башлыгы пенсионерларга
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә киләсе елга биредә төзекләндерү
эшләре башланачагы турында хәбәр итте. Алга куелган планнар буенча спорт залы
төзекләндереләчәк, җылыту системасы, түбә һәм идәннәр алмаштырылачак.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, “Мәскәү” мәдәният һәм спорт
үзәге бинасы 1939 елда төзелгән. Шушы вакыт аралыгында мәдәният учреждениесе
бер генә тапкыр да капиталь төзекләндерелмәгән һәм реконструкцияләнмәгән.
Мэр белән әңгәмә вакытында үзешчән артистлар үзләренең бик
күп җырлауларын, шулай ук туристлар алдында – Свияжск, “Казан” гаилә үзәгендә
дә чыгыш ясауларын горурланып сөйләделәр. Коллектив бөтен шәһәр кешеләрен
берләштерә, бирегә хәтта Азинодан да репетицияләргә йөриләр икән – Мэрда әлеге
хәбәр зур кызыксыну уятты.
Шәһәр башлыгы Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзаловтан
шәһәрдәге мәдәния йортларында барлыгы өлкән яшьтәге күпме кеше шөгыльләнүе
белән кызыксынды. Аның җавабы аптырашты калдырды.
“Ике меңнән алып дүрт меңгә кадәр? Бик аз. Бу өлкән буыннын бер
проценты дигән сүз. Шәһәребездә 295 мең пенсионер”, - дип гаҗәпләнде Мэр.
Илсур Метшин мәдәният йортларында тагын да күбрәк пенсия
яшендәгеләр шөгыльләнсен өчен нәрсә эшләргә кирәклеге белән кызыксынды. Ансамбльдә
катнашучылар акыллы, яхшы җитәкче һәм тиешле шартлар дип җавап бирделәр.
“Финанс ягыннан сезнең тормышыгызны үзгәртә алмыйбыз, пенсияне
без түләмибез. Ләкин тормышыгызны яхшыртуга килгәндә… Без микрорайоннарны, паркларны,
ишегалларын, йортларга керү юлларын, юлларны, хастаханәләрне төзекләндерәбез. Ләкин
пенсия яшендәгеләрнең сезнең кебек йөрәкләре мәңге яшь булсын өчен, барысының
да мәдәният белән кызыксынулары кирәк”, - дип фикер йөртте Мэр.
“Безнең өчен тиешле шартлар булдырылса бик теләп биер идек,
физик тәрбия белән дә шөгыльләнүдән, рәсем ясаудан баш тартмас идек”, - дип
җавап бирде бер ханым. Төркем аны хуплады.
“Мәскәү” мәдәният һәм спорт үзәге директоры Наилә Мостафина өлкән
буынның бию, йорт хуҗалыгы эшчәнлеге, рәсем сәнгате белән шөгыльләнергә теләге
барлыгын җиткерде.
“Ивушка ” кебек төркемнәр күбрәк булсын өчен “Игелекле Казан”
проекты кысаларында пенсия яшендәгеләр белән аерым эш оештырырга, аның
эчтәлеген баетырга кирәк. Халык шәһәрнең бер башыннан икенче башына йөрерлек
булмасын”, - дигән бурыч йөкләде Илсур Метшин Мәдәният идарәсе җитәкчесенә.
Очрашу ахырында ансамбль И.Метшинга бер матур җыр башкарды.
“Мәскәү” мәдәният һәм спорт үзәгендә үткән очрашуда шулай ук
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Киров һәм
Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов та катнашты.