(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь). Бүген башкала Ратушасында
Казан Мэры Илсур Метшин Халыкара футбол федерациясе (FIFA) генераль секретаре Фатма
Самура белән очрашты. Очрашу Конфедерацияләр кубогында катнашучы командалар өчен
оештырылган семинар кысаларында үтте. Чарада шулай ук “Россия-2018” оештыру комитетының
генераль директоры Алексей Сорокин, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе
генераль директоры Азат Кадыйров та катнашты.
Исегезгә төшерәбез, бүген турнирда катнашучы командалар өчен
оештырылган семинарның беренче көне иде. Семинарның икенче көнендә функциональ
юнәлешләр, аккредитация, куркынычсызлык һәм логистика мәсьәләләре буенча очрашулар
үтә.
FIFA-2017 Конфедерацияләр кубогы 2017 елның 17-нче июненнән 2-нче
июленә кадәр үткәрелә. Турнир тарихта беренче тапкыр Россиядә оештырыла. Анда дөнья
чемпионы Германия, оештыручы ил – Россия җыелмасы, шулай ук барлык континент чемпионнары
– Австралия, Чили, Мексика, Португалия һәм Яңа Зеландия катнашачак. Африка
вәкиле 2017 елның февралендә билгеле була. Турнир илнең 4 шәһәрендә: Мәскәү,
Санкт-Петербург, Сочи, Казанда үтәчәк. Татарстан башкаласының “Казан Арена”
стадионында турнирның 4 уены, шул исәптән Россия җыелмасы матчы үткәрелә. Футбол
буенча Дөнья чемпионаты 2018 елда Россиянең 11 шәһәрендә үтә. Казанда турнирның
6 уенын (төркем этабында 4 матч, плей-офф кысаларында 2 очрашу) үткәрү күздә
тотыла.
Фатма Самура 1962 елның 9-нчы сентябрендә Сенегалда туган. Франциянең
Лион шәһәрендә университет тәмамлый. Берләшкән милләтләр оешмасында Сенегалдан
төп вәкил, шулай ук әлеге оешмада вакытлыча Нигерия вәкиле вазифаларын башкара.
Фатма Самура FIFA-ның генераль секретаре вазифасына 2016
елның 13-нче маенда сайлана. Ул – әлеге вазифаны башкаручы беренче хатын-кыз.