И.Метшин Конфедерацияләр кубогында катнашучы милли ассоциация вәкилләре өчен оештырылган пленар утырышта катнашты
Денис Гордийко фотосы
(Казан
шәһәре KZN.RU, 25-нче
ноябрь). Казан Мэры
Илсур Метшин Конфедерацияләр
кубогында катнашучы милли ассоциация
вәкилләре өчен оештырылган пленар
утырышта катнашты. Киңәшмәдә шулай ук
Халыкара футбол федерациясе
(FIFA) генераль секретаре Фатма Самура,
«Россия-2018» оештыру комитеты
генераль директоры Алексей Сорокин
һ.б. бар иде. Чара Казан
ратушасында турнирда
катнашучы командалар өчен оештырылган
семинарның беренче көне кысаларында
үтте.
И.Метшин
Россиянең спорт башкаласы
булган Казанда милли
ассоциацияләр
вәкилләрен сәламләде.
Шәһәр башлыгы әлеге
дәрәҗәле статуска төрле халыкара
вакыйгаларны үткәрү һәм профессиональ
спорт белән беррәттән массакүләм спортны
үстерү өчен каралган бай инфраструктурага
ия булу нәтиҗәсендә ирешелгәнлеге
турында сөйләде. Ул
шулай ук Конфедерацияләр
кубогы матчын үткәрү өчен
төп мәйданчык – «Казан Арена»
стадионын һәм күнекмә зоналарын
тәкъдим итте.
Семинарның
икенче көнендә аккредитация,
куркынычсызлык һәм логистика
кебек функциональ юнәлештәге
очрашулар үтәчәк. Исегезгә төшерәбез,
Конфедерацияләр
кубогына җирәбә салу
чарасы 26-нчы
ноябрь көнне Казанның
Теннис академиясендә
уза. Бу көндә үтәчәк
тантанада группалар
составы һәм «Чемпионнар
турниры» матчы расписаниесе
билгеле булачак. Кичәне футбол мәсьәләләре
буенча FIFA генераль секретаре
урынбасары Звонимир Бобан һәм
ярышлар, чаралар үткәрү буенча FIFA
департаменты
директоры Колин Смит алып
барачак. Аларга биш тапкыр
Россия чемпионы Сергей Семак һәм
ике тапкыр олимпия уеннары
чемпионы Елена Исәнбаева
ярдәм итәчәк.