Рөстәм Миңнеханов FIFA президенты Джанни Инфантино белән очрашты
Фото ТР Хөкүмәте порталыннан алынды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Бүген Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов FIFA президенты Джанни Инфантино белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды. Джанни Инфантинога “Казан Кремле”
тарихи-архитектур һәм сәнгәть музей-тыюлыгы территориясе буйлап экскурсия оештырылды. Рөстәм
Миңнеханов белән Джанни Инфантино Казан Кремленең күзәтү мәйданчыгыннан шәһәр
панорамасын карады.
Шуннан Татарстан Президенты резиденциясендә Рөстәм Миңнехановның Джанни
Инфантино белән әңгәмәсе узды. Анда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко,
РФ Президентының Идел буе Федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич,
Казан Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.
Инфантинога милли татар киеме чапан һәм түбәтәй бүләк иттеләр. FIFA
президенты Мәртәбәле кунаклар китабында язу калдырды: "Кадерле дуслар! Казанда
һәм матур Татарстанда җылы каршы алуыгыз өчен зур рәхмәт", - дип язды Джанни
Инфантино.