(Казан
шәһәре KZN.RU, 26-нчы
ноябрь, Алсу Сафина).
Бүген Казанның Кремль яры
буенда 2018 елда үтәчәк футбол буенча
дөнья чемпионатына кадәр калган
вакытны исәпләү өчен куелган махсус
сәгатьне
эшләтеп җибәрделәр. Көн үзәгенә берничә
мизгел кала сәгать телләре беренче
матчка кадәр булган минутларны саный
башлады. Тантанада Казан
Мэры Илсур
Метшин, Россия футбол
союзы президенты
Виталий Мутко һәм FIFA
президенты
Джанни Инфантино катнаштылар.
«Иң
матур шәһәрләрнең берсе – Казанда
булуыма һәм махсус сәгатьне эшләтеп
җибәрү тантанасында катнашуыма чиксез
шатмын, - диде FIFA
президенты
Джанни Инфантино. - Әлеге
мизгелләрдән бернинди шикләнүләрсез
без дөнья чемпионатына кадәр булган
көннәрне, минутларны, секундларны саный
башлыйбыз». Кунак Казан һәм Татарстанның
бик кунакчыл булуын билгеләп үтте, тырыш
һәм
Конфедерацияләр
кубогы, дөнья чемпионаты матчларын
үткәрүгә
әзер булулары
өчен
рәхмәт сүзләрен җиткерде.
РФ
Хөкүмәте рәисенең спорт, туризм һәм
яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча
урынбасары Виталий Мутко Мәскәүдә
әлеге сәгатьне дөнья чемпионаты
башланырга мең көн кала
эшләтеп җибәрүләрен искә төшереп үтте.
Россиядә беренче тапкыр үтәчәк турнирга
бүгеннән башлап 565 көн
калып бара. Алдарак мондый төр сәгатьләрне
шулай ук Санкт-Петербургта,
Ростов, Сочида
эшләтеп җибәргәннәр. Виталий Мутко
әлеге чараның зур футбол
фестивале
булачагына, җанатарларның дөньядагы
иң яхшы командаларны күрәчәгенә өмет
белдерде.
«Россия
FIFA йөкләгән бурычларга бик
җаваплы карый: заманча
стадионнар төзелә,
инфраструктура булдырыла,
- дип өстәде Мутко. - Җәй
көне дүрт шәһәрдә Конфедерацияләр
кубогы, ә бер елдан исә дөнья чемпионаты
үтәчәк – әллә ни озак вакыт калмады».
РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары сүзләренчә,
турнирда катнашучылар һәм кунаклар
чараны үткәрүче илнең үзенчәлеген
тоячаклар.
Казан
Мэры Илсур Метшин футбол
буенча дөнья чемпионаты якынлашкан
вакытта мондый зур халыкара вакыйгада
катнашуның Казан өчен
зур дәрәҗә булуын ассызыклап үтте.
«Безнең өчен бу дәрәҗә
дә, җаваплылык та. Казанда үткән
Универсиада, спортның су төрләре буенча
дөнья чемпионатыннан соң илебезнең
башка шәһәрләрендәге кебек, бездә футбол
буенча дөнья чемпионаты үтәчәк, -
диде Илсур Метшин.-
Дулкынландыргыч вакыйга, зур
бәйрәм. Без ярышта катнашучылар һәм
кунаклар үзләрен яхшы хис итсен өчен
көчтән килгәннең барын да эшләргә
тырышачакбыз. Әлеге чараның мәңгегә
хәтердә саклануын телибез».
Шуннан
соң кунаклар махсус сәгатьне эшләтеп
җибәрделәр. Шулай ук бүген Кремль яры
буенда тагын футбол буенча дөнья
чемпионатының тагын бер илчесен –
футболчы
һәм тренер Сергей Семакны
тәкъдим иттеләр. Виталий Мутко аңа
сертификат тапшырганда
спортчының Россия
футболы өчен бик зур эш башкаруын
билгеләп үтте. Дөнья
чемпионатының яңа илчесе үз чиратында
үзенә карата ышаныч белдергәннәре өчен
рәхмәт сүзләре әйтте.
Исегезгә
төшерәбез, футбол буенча
дөнья чемпионаты Россиядә
2018 елда 14-нче июньнән
15-нче июльгә
кадәр үтә. Ярышларны Россиянең 11
шәһәрендәге 12 стадионда
уздырырга ниятлиләр.
Чарада
шулай ук FIFA
генераль секретаре Фатма Самура,
«Россия-2018» оештыру комитеты
генераль директоры Алексей Сорокин,
ТР яшьләр эшләре һәм спорт
министры Владимир Леонов
һ.б. катнашты.