Казанда Татарстан һәм Чехия хоккейларының ветераннар җыелма командалары уйнады
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре, KZN.RU, 6-нчы ноябрь, Антон Ноздрин). Казанда
Татарстанның һәм Чехиянең хоккей буенча ветераннар җыелма командалары арасында
халыкара дустанә матчы узды. Уенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан
Мэры Илсур Метшин катнаштылар. Спорт сараенда узган очрашу Татарстан командасы
файдасына 5:2 исәбе белән төгәлләнде.
Уенны карарга Спорт сарае трибунасын тутырып шәһәрлеләр
килгән иде, бозга Татарстан хоккееның легендалары булган Рәфыйк Якубов, Дмитрий
Балмин, Алексей Морозов, Сергей Зиновьев һәм башкалар чыкты. Җирле уенчыларга
дөньякүләм дәрәҗәдәге уенчылар – ил чемпионаты уенчылары, Олимпия уеннары һәм
дөнья чемпионнарының призерлары Бедржих Щербан, Милан Халупа каршы торды.