(Казан
шәһәре KZN.RU, 5-нче
ноябрь). Бүген
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера
һәм балет театры сәхнәсендә «Yзгәреш
җиле» татар җыры фестивале башланып
китте. Фестиваль кунаклары арасында
Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе
Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе
Фәрит
Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин
һәм башкалар бар иде.
Фестивальдә
чыгыш ясау өчен иң яхшы татар җырын
башкаручыларны 2015 елның
языннан башлап
сайлаганнар.
Алар арасында Татарстан һәм Россиядә
яшәп иҗат итүчеләр, шул исәптән «Голос»
проектында катнашучы вокалчы-җырчылар
бар. Сайлау этабы нәтиҗәсендә 100 җыр
сайланган, концерт
программасындагы 50-гә
якыны 24 яшьлек сәләтле
җырчылар башкаруында яңгырый. Башкаручылар
белән ел дәвамында
Татарстан артистлары һәм Мәскәү
укытучылары, музыка әһелләре, аранжировка
ясаучылар эшләгән.
Проектның
төп максаты - татар җырын үзгәртү,
аның дөньякүләм дәрәҗәсен
күтәрү, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.
2016
елның 4-нче
декабрендә «Үзгәреш җиле» проектын
Мәскәүдә Дәүләт Кремль Сарае сәхнәсендә
карап булачак. Чара Татарстан Республикасы
Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы
ярдәмендә уза.