(Казан
шәһәре KZN.RU, 5-нче
ноябрь). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
һәм Татарстан Республикасы Дәүләт
Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремле
диварлары буенда күренекле хәйрияче
Әсгать Галимҗанов хөрмәтенә
ачылган яңа скверда булдылар. Чарада
шулай ук Казан Мэры Илсур
Метшин, Татарстан Республикасы Президенты
ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан
Республикасы Дәүләт Советы Рәисе
урынбасары Татьяна Ларионова һәм
башкалар катнашты.
Аңлатмаларны
проект авторы – «План» архитектура һәм
дизайн студиясе белгече Регина Сөендукова
биреп барды. Исегезгә төшерәбез,
2008 елда Меңьеллык мәйданында
Татарстан Республикасының Беренче
Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдиме
буенча һәм финанс ярдәме белән
Хәйриячегә һәйкәл куелган иде, аның төп
фигурасы – күренекле татар филантропы
Әсгать Галимҗанов (02.03.1936 – 03.01.2016). Проект
авторы - Казан скульпторы Асия Миңнуллина.
2016
елда, хәйрияче вафат булганнан соң,
Казан шәһәре җитәкчелеге һәйкәл
тирәсендәге скверны Әсгать Галимҗанов
исеме белән атарга дигән
карар чыгарды.
Минтимер Шәймиев гаиләсе скверны
төзекләндерергә тәкъдим итте
һәм финанс чыгымнарын үзенә алды,
дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.
Архитектор
Регина Сөендукова хәбәр иткәнчә, төп
эшләр бу ел
июль аеннан алып октябрь аена кадәр
башкарылган. Скверның төп элементлары
– граниттан, утыргычлар карагай агачыннан
ясалган. Җәяүлеләр зонасында 140 заманча
антивандаль яктырткычлар куелган, 12
мең яшел үсенте утыртылган. Тәртип
видеокүзәтү ярдәмендә алып барылачак.
Скверда
төп урынны бронзадан эшләнгән плита
алып тора, анда «Бессмертие твоё - в
делах добрых… Лучшему из нас - Асгату
Галимзянову. Минтимер Шаймиев (Синең
үлемсезлегең – игелекле гамәлләрдә...
Арабыздагы иң яхшы кешегә – Әсгать
Галимҗановка. Минтимер Шәймиев)»
дип язылган.
Бүгенгә
проект тәмамланган, барлык капиталь
эшләр үтәлгән, сквер ачылган.
Рөстәм
Миңнеханов яңартылган парк концепциясен
уңай бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, сквер
Казан Кремле янында урнашкан, шәһәр
кешеләренә һәм башкала кунакларына
ошаячак, дип белдерде Татарстан
Президенты.