(Казан
шәһәре KZN.RU, 5-нче
ноябрь, Михаил Ченцов,
Антон Ноздрин). Казанда
традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре
эше дәвам итә. Менә инде 9 атна дәвамында
һәр шимбә Татарстанның барлык авыл
хуҗалыгы хезмәткәрләре башкала халкына
кулай бәядән сыйфатлы продукция тәкъдим
итәләр. Мисалга, ярминкәләрдә бәрәңгенең
1 кг - 10 сумга, 1 литр сөтне - 28 сумга,
карабодай ярмасын 50 сумга сатып
алып була. Шәһәр
территориясендә берьюлы ун мәйданчык
эшләгәнлектән, сату Казан буенча гамәлгә
ашырыла. Бүген иртән Татарстан башкаласы
Мэры Илсур Метшин ике сәүдә ноктасында
– Ямашев проспектында һәм Академик
Лаврентьев урамы, 10 адресы
буенча урнашкан ярминкәдә булып кайтты.
Шәһәр башлыгы авыл хуҗалыгы продукциясен
сатучылар белән аралашты, һәм шулай ук
биредә тәкъдим ителә торган азык-төлекнең
сыйфатына бәя бирде.
«Бәхетле»
гипермаркеты (Ямашев пр,
71а) янындагы мәйданчыкта
продукцияне Югары Ослан, Кайбыч, Яңа
Чишмә һәм Спас районнары фермерлары
тәкъдим итәләр.
Кайбыч районы фермеры
Артур Гафиятуллин сөйләвенчә,
беренче сатып алучылар бик
иртә киләләр икән. «Авыл
хуҗалыгы товарларын тезеп кую өчен без
сату урынына иртәнге 2-дә киләбез. Чөнки
сатып алучылар бик иртә килә. Алар
арасында инде даими сатып алучыларыбыз
да бар», - дип фикерләре белән уртаклашты
аграрий.
И.Метшин
ярминкәдә тәкъдим ителә
торган азык-төлекнең төрлелегенә
игътибар итте. Һәм ул балык сатучылардан
аларны кайдан тотулары белән кызыксынды.
«Барысы да әле генә тотылган. Сез биредә
Кама һәм Иделдә йөзә
торган балыкларны күрәсез», - диделәр
канәгать елмаеп, балык хуҗалары. Шәһәр
башлыгы мондый ярминкәләрнең җирле
халык өчен яхшы сату мәйданчыгы булуын
билгеләп үтте. Чөнки биредә сыйфатлы
һәм бәяләре кибетнекеннән
арзан булган азык-төлек
сатып алырга була.
Ит
продукцияләрен сатучыларның берсе
Зөлфия
Кәримова
җиткергәнчә, әлеге
төргә ихтыяҗ зур икән. «Бер
көн эчендә без, гадәттә, алып килгән
барлык итне сатып бетерәбез», - диде ул.
Аның сүзләрен раслап, бу тирәгә бер
килограмм сыер итен 250 сумга алырга
теләгән халык җыелды.
Шунысын
да әйтеп үтәргә кирәк, узган атнада
Ямашев
проспектындагы ярминкәдә 7 млн.
сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе
сатылган. Көз башланганнан бирле инде
8 ярминкә оештырылган һәм биредә барлыгы
294,5 млн. сумлык азык-төлек
сатылган.
Шәһәр
башлыгы шулай ук Академик Лаврентьев
урамы, 10
адресы буенча урнашкан шатер
астындагы яңа ярминкәгә дә килеп китте.
Казан Мэры
ветеринар-санитар экспертиза
лабораториясе эше белән танышты,
биредә ярминкәдә сатыла
торган продукцияне махсус
җайланма – нитраттестер белән
тикшерәләр икән. Илсур Метшин
сатучылар белән аралашты.
Балтач
районыннан килгән
авыл хуҗалыгы хезмәткәре Динар
Хәмдиев
әлеге ярминкәдә инде 6 атна
рәттән эшли икән. «Миңа
биредә бик ошый. Эшне дәвам итәсе иде»,
- диде фермер. Аның
сүзләренчә, ул гадәттә ярминкәгә 2 түшкә
сыер ите алып килә. «Барысын
да алып бетерәләр. Бернәрсә дә калмый»,
- диде Д.Хәмдиев.
Фермер сату урыннары оештыруга
булышкан шәһәр башлыгына рәхмәт сүзләре
җиткерде. И.Метшин ярминкәләрнең
гөрләп эшләвендә ТР Президенты Рөстәм
Миңнехановның ярдәме зур булуын
әйтеп үтте.
Ярминкәләр
эше дәвам итүдән канәгать булган шәһәр
халкы шулай ук Казан Мэрына рәхмәт
сүзләре әйттеләр. «Биредә
бәяләр дә арзан, һәм барлык азык-төлек
яңа гына җитештерелгән», - диделәр
алар һәм ярминкәдә продукциянең төрен
арттыру тәкъдиме белән чыктылар. И.Метшин
әлеге мәсьәләне карау бурычын
йөкләде.
Ярминкәләрне
шәһәр башлыгы белән бергә Казан Башкарма
комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш
буенча урынбасары Иван Кузнецов,
Кулланучылар базары комитеты
рәисе Руслан Зәйнетдинов,
Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнары
администрациясе башлыгы Тимур
Алибаев карап кайттылар.
Исегезгә
төшерәбез, Казанда авыл хуҗалыгы
ярминкәләре түбәндәге сату мәйданчыкларында
гамәлгә ашырыла:
Авиатөзелеш
районында - Ленинград урамы, 27 буенча
“Бәхетле” сәүдә комплексы янында.
Вахитов
районында - Достоевский урамында урнашкан
Чехов базары артында һәм К.Тинчурин
скверы каршындагы мәйданда.
Киров
районында - Краснококшайск урамы, 152/2
(“Җиләк бистәсе” сәүдә үзәге каршында)
адресы буенча һәм Юдино бистәсендә
(Ильич урамы, 1).
Мәскәү
районында - Восстание һәм Коләхмәт
урамнары киселешендәге мәйданчык
(Восстание ур., 83).
Яңа
Савин районында - Ямашев проспекты, 71а
(“Бәхетле” сәүдә комплексы янында)
адресы буенча.
Идел
буе районында - “Чулпан” мәдәният үзәге
янында (Җиңү пр., 48а).
Совет
районында - “Казан” агросәнәгать паркы
янындагы ярминкә мәйданчыгы территориясендә
(Аграр ур., 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә
Липатов урамы, 7 адресы буенча.