Татарстан башкаласында “Без бергә” митинг-концерты белән Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче ноябрь,
Михаил Ченцов). Казанда Халыклар бердәмлеге көнен
“Без бергә” дип аталган митинг-концерт белән билгеләп үттеләр. Кремль яр буенда
урнашкан концерт мәйданчыгында Татарстанның иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш
ясады. Бәйрәм чарасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе
Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнаштылар.
Салкын һава торышы булуына кармастан, бәйрәм чарасына
Казанның иҗтимагый оешмалары һәм югары уку йортлары вәкилләре һәм күпләгән шәһәрлеләр
чыккан иде. Халыклар бердәмлеге көне чыннан да казанлыларны берләштерде. Кунакларны
“Волга-Волга” иҗат коллективы, ТР атказанган артисты Марина Санникова, “Шлягер” балалар студиясе һәм башкалар “җылыттылар”.
Халыклар бердәмлеге көне белән шәһәрлеләрне ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ирек
Зиннуров котлады.
Билгеләп үтәбез, 4-нче ноябрь көнне Россия Федерациясенең
дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Әлеге дата
хөрмәтеннән бәйрәм чаралары бүген бөтен ил буенча уздырыла.