(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче ноябрь). Әлеге минутларда Казан Мэриясендә шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашындагы традицион аппарат киңәшмәсе бара. Эшлекле дүшәмбене Казан Мэры Илсур Метшин үткәрә.
Киңәшмәдә FIFA-2017 Конфедерацияләр кубогына җирәбә салуга әзерлек барышы, шулай ук Казанда халык күпләп ял итә торган урыннарны төзекләндерү һәм яшелләндерү, башкаланы чәчәк белән бизәү чаралары нәтиҗәләре турында фикер алышачаклар.