(Казан
шәһәре KZN.RU, 7-нче
ноябрь, Алсу Сафина).
3-сеннән алып 7-нче
ноябрьгә кадәр
Казан урамнарыннан 1400
тонна кар чыгарылган. Бу
турыда бүген үткән эшлекле дүшәмбедә
шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе
урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты
рәисе Игорь Куляжев җиткерде.
«Без озак дәвам итә торган
чорга килеп керәбез. Кыш айларында
бернинди яңалык та юк, буран, кар, бозлавык
булачак. Болар барысы да гадәти күренешләр.
Район башлыклары, Тышкы төзекләндерү
комитеты, шәһәр хуҗалыгы предприятиеләре
– барысы да даими әзерлектә
булырга тиеш», – дип
билгеләп үтте Казан Мэры
Илсур Метшин.
«Без
һава торышы начараеп киткән һәр очракны
да беренче тапкыр күргән кебек кабул
итәргә тиеш. Барыгызның
да игътибары эшкә юнәлтелсә иде, һава
торышы начараеп киткәндә эшләрне яхшы
итеп башкарырлык булсын», – диде
шәһәр башлыгы.
Игорь
Куляжев Гидрометеорология
һәм әйләнә-тирә
мохитне күзәтү үзәгеннән алынган
мәгълүматларны китерде. 3-7 ноябрь
көннәрендә 13 мм явым-төшем күзәтелгән.
Бу айлык нормадан 30 процентка артып
китә. Һава шартлары начараеп киткән
чорда юл хезмәтләре юлларга һәм
тротуарларга
бозлавыкка каршы материал –
3,3 мең
тонна
реагент сипкәннәр.
Тышкы
төзекләндерү комитеты рәисе кар
эретә торган барлык пунктларның да
ачылуын һәм аларның карны кабул итүләрен
җиткерде. Тәүлегенә юлларда уртача
262 техника
берәмлеге эшләгән.
Игорь
Куляжев сүзләренчә, алдагы
көннәрдә дә мондый һава торышы сакланачак.
«Күп кар явуы, температураның
түбәнәюе көтелә, – диде
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе. –
Эшне оештыру һәм юл оешмаларына
тиешле йөкләмәләр бирелде. Эшчеләр
юлларда, бигрәк тә җәяүлеләр йөри торган
тротуарларда һәм тукталышларда бозлавык
булдырмау өчен барысын да эшләячәкләр.
Кирәк булса юлларны чистарту
эшенә бөтен юл
техникасы паркы һәм өстәмә көчләр җәлеп
ителәчәк».
Шунысын
да әйтеп үтәргә кирәк, узган
тәүлектә шәһәр урамнарыннан 708 тонна
кар чыгарылган. Шәһәр урамнарын чистарту
эшләрендә 221 юл эшчесе һәм 318 махсус
техника берәмлеге катнашкан. Бүген
шәһәр урамнарында 350 юл эшчесе һәм 215
махсус техника берәмлеге эшләр дип
көтелә.