(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанның
Совет районындагы “Казан XXI гасыр” торак микрорайонында яңа 175-нче номерлы
балалар бакчасы ачылды, бакчага “Филиппок” исеме бирелде. Мәктәпкәчә белем бирү
учреждениесенең ачылышы белән балаларны, аларның әти-әниләрен һәм педагогларны
Казан Мэры Илсур Метшин котлады. Шулай ук шәһәр җитәкчесе “Казан XXI гасыр”
торак комплексының төзелеп килә торган икенче чираттагы бинасын – “Седьмое небо”
комплексын карады һәм киләсе елларга төзелеш планы белән танышты.
“Совет районы –
Казандагы иң күп кеше яши торган урыннарның берсе, шуңа да аның территориясендә
балалар бакчасы ачылу – бөтен кеше өчен дә әһәмиятле вакыйга, - дип мөрәҗәгать
итте шәһәр башлыгы әти-әниләргә һәм мәктәпкәчә учреждение коллективына. – Балаларыбызның
балалар бакчаларына йөрү мөмкинлеге булу һәм сәләтләрен үстерә алулары безне
бик тә сөендерә”.
“Ак Барс Строй” компаниясе тарафыннан төзелгән яңа балалар
бакчасының ике катлы бинасы 260 урынга исәпләнгән. Биредә 13 төркем эшләячәк,
3-се – татар төркеме, шулай ук музыкаль, театраль һәм хореографик студия,
экология, шахмат-шашка клубы эшләячәк. Киләчәктә исә балалар өчен 2 логопедия
төркеме ачылачак.
“Казан XXI гасыр” торак комплексы төзелешләре проекты буенча
ике балалар бакчасы төзелеше планлаштырылган, "Филиппок” шуларның берсе
булып тора. 20 йорттан торган “Казан XXI гасыр” микрорайонының беренче чираты 2010
елда 1100 урынга исәпләнгән заманча мәгариф үзәкләре – ябык бассейн, стадион һәм
3 балалар бакчасы белән тәэмин ителгән.
“Өй туен бәйрәм
итүчеләрне” котлап, Мэр балаларга – торт, яңа балалар бакчасы җитәкчелегенә
спорт җиһазлары ачыр өчен сертификат тапшырды.