(Казан шәһәре KZN.RU,
21-нче ноябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Россиянең танылган журналисты Владимир
Познер белән очрашты. Очрашу Казан ратушасында узды.
Владимир Познер – совет һәм Россия
тележурналистлары һәм телевидение алып баручыларының иң хөрмәткә лаеклы һәм
абруйлыларының берсе, дистәдән артык китап һәм телефильмнар авторы. Журналистикада
50 елдан артык эшләү чорында ул планетаның иң кызыклы шәхесләре белән
интервьюлар эшләгән, алар арасында Михаил Горбачев, Никита Михалковым, Хилари
Клинтон, Александр Гордон, Павел Лунгин, Анатолий Чубайс һәм башкалар бар.
Казанга Владимир Познер үзенең иҗат кичәсенә килде. Татарстан
башкаласы, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң, журналистның үзенең җанатарлары
белән иҗат кичәсе узачак өченче шәһәр булып тора.
Бүгенге көнгә кадәр В.Познер Казанга 2012 елда төбәк журналистларына
ТЭФИ премиясен тапшыруга килгән иде, аңа кадәр – 2007 елда СПИДка каршы көрәш кампаниясе
кысаларында.