Туристларны җәлеп итүдә вакыйгалы чараларның булуы да зур роль уйнаган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Май бәйрәмнәрендә Казанда 120 меңнән артык турист булган. Әлеге вакыт аралыгында Татарстан башкаласы Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Волгоград белән беррәттән сәяхәтчеләр өчен Россия буенча популяр юнәлешләрнең берсенә әйләнгән. Кунакханә фонды 85-95%-ка тулы булган. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитетның Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты рәисе Евгения Лодвигова хәбәр итте.
“Казанда туристлар якынча 3 көн тирәсе булган. 1-есеннән алып 3-нче майга кадәрге аралыкта номер фонды 90-95%-ка тулы булган, ә 9-ыннан алып 11-нче майга кадәр – 85%-ка. Май бәйрәмнәрендә барлыгы 120 мең турист килгән. Россия буенча тулаем алганда, сәяхәтләр узган ел белән чагыштырганда 21%-ка арткан. Моннан кала, oktogo.ru бронь ясау сервисы мәгълүматлары буенча, 9-нчы майда Россия буенча сәяхәтләр беренче тапкыр чит илгә сәяхәткә чыгуга караганда күбрәк булган. Бу исә туристик агымның эчке базарга юнәлдерелгән булуы турында сөйли”, - дип белдерде Евгения Лодвигова.
Туристларны җәлеп итүдә вакыйгалы чараларның булуы да зур роль уйнаган. “Тәмле Казан” гастрономик фестивале беренче май бәйрәмнәрендәге иң якты чараларның берсе булган, аның кысаларында 1-нче май көнне Өчпочмак көне узган. 9-нчы майда исә кыр кухнясы фестивале үткән.
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең кунакларны кабул итүгә әзерлеген югары бәяләде, әмма яңа туристик сезон тармакның алга таба үсешен таләп итә, дип билгеләп үтте.