9-нчы май көнне төрле мәйданчыкларда 250 меңләп шәһәрле һәм башкала кунаклары катнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Бабаларыбыз өчен тойган вантанпәрвәрлек һәм горурлык хисләре Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүдән соң тагы да ныграк артырга тиеш. Моның өчен барлык шартлар да бар. Эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Шәһәр җитәкчесе билгеләп үткәнчә, шәһәр хезмәтләре өчен “барлык бәйрәмнәр дә - эш графигы һәм җаваплылыкның икеләтә арттырылган чоры”. 9-нчы май алдыннан һәм Җиңү көнен бәйрәм иткәндә Казанда күптөрле чаралар уздырылды. Аларның нәтиҗәләре турында бүген аппарат киңәшмәсендә сөйләделәр.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Валерий Саматошенков хәбәр иткәнчә, Җиңү көне уңаеннан уздырылган чараларда 7,5 меңләп кеше булган. 9-нчы май көнне төрле мәйданчыкларда 250 меңләп шәһәрле һәм башкала кунаклары катнашкан. Бу көнне җәмәгатьчелек тәртибен саклар өчен 2200 полиция хезмәткәре, шәхси сак предприятиесе һ.б. җәлеп ителгән. “Барлык чаралар да тиешле дәрәҗәдә үтте, җәмәгать тәртибе бозылу очраклары күзәтелмәде”, - дип җиткерде В.Саматошенков.
Бәйрәм кәефен бары тик 9-нчы май көнне кичен Киров районында булган җитди юл-транспорт һәлакәте генә бозды. 23.00 сәгатьтә такси шоферы бәйрәмнән кайтып килүче җиде кешедән торган төркемне бәрдерә, нәтиҗәдә 7 яшьлек кыз һәлак була. Автомобиль йөртүчегә карата җинаять эше ачылган, тикшерү эшләре бара, дип белдерде РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы.
Бәйрәм көннәрендә медицина хезмәткәрләренең эшенә килгәндә, 5-сеннән алып 9-нчы майга кадәр Казан һәм Татарстанның дәвалау учрежедниеләре ягыннан 18 бригада, 64 медицина пункты җәлеп ителгән. 78 мөрәҗәгать итүчегә медицина ярдәме күрсәтелгән.
Бәйрәм алды һәм бәйрәм вакытындагы җәмәгать транспорты эше турныда Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков җиткерде.
Казан Мэры Илсур Метшин Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләренә, республика хөкүмәтеннән хезмәттәшләренә Җиңү көнен уздыруга әзерләнү һәм уздыру эшләрендә катнашучылары өчен рәхмәт белдерде. Шәһәр җитәкчесе аерым рәхмәт сүзләрен казанлыларга, сәнәгать предприятиеләренә, бизнес-структураларга, шәһәр уку йортларына җиткерде. “Безнең мәктәпләр, югары уку йортлары, урта махсус һөнәри белем бирү йортлары зур эш башкардылар. Без ватанпәрвәрлек һәм горурлык хисләренең артуын күрдек. Әлеге горурлык хисләре елдан-ел артсын иде. Моның өчен барлык шартлар да бар”, - диде И.Метшин. Ул ветераннарга рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек теләде, “әле бик күп еллар күп буыннар өчен җанлы үрнәк булыгыз”, дип белдерде.