ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыны ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин озата йөрде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге урамнарны карап чыкты. Максаты шәһәрнең тарихи урыннары белән бергә үзәк туристик маршрутның төзекләндерү дәрәҗәсен карау иде. Рөстәм Миңнехановны Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
Беренче пункт 1898 елда архитектор Лев Хрщонович тарафыннан төзелгән Бактериология институты булды. Бүген бинада Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни институты урнашкан. Учреждение директоры Рөстәм Фәсәхов башкарылган капиталь ремонт эшләре турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов темпларны киметмәскә кушты.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шулай ук 1961 елда ук төзелгән Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге бинасын карады. Татарстан Республикасы Сынлы сәнгатьләр дәүләт музее директоры объектка ремонт кирәклеген әйтте. Барысы 80 млн. сумлап акча кирәк икән. Рөстәм Миңнеханов әлеге объектны контрольгә алырга кушты.
Шуннан соң Рөстәм Миңнехановны Большая Красная – Жуковский урамнары чатындагы җир кишәрлеген төзекләндерү белән таныштырдылар. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы төзекләндерүнең барлык вариантларын да карарга кушты.
Большая Красная урамы, 35 адресы буенча Венецианов йорты янында урнашкан скверны торгызу Казан консерваториясенә карый икән. Монда шулай ук татар композиторы Рөстәм Яхинга һәйкәл кую планлаштырыла. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы бу инициативаны хуплады.
Аннары агач сәнгате ядкяре булган Варвара Дружинина йортын карадылар. 1911 елда төзелгән объект дүрт янгын кичергән. Бүген тарихи ядкярне торгызу белән Борис Лурье җитәкчелегендәге белгечләр шөгыльләнә. Җәй азагына эшләрне тәмамларга җыеналар. Рөстәм Миңнеханов реставраторлар белән киләчәк эшләр турында сөйләште.
Карл Маркс урамында Дротаевский йортын карадылар. Эшләр тәмамлангач монда КДСУ белән хезмәттәшлектә яшь архитектор мәктәбе ачарга җыеналар.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәдәният министрына, Казан башкарма комитеты белән бергәләп, сынлы сәнгатьләр музее территориясен киңәйтү мәсьәләсен карау буенча йөкләмә бирде.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасын карады. Бинаның эче зур реконструкциягә мохтаҗ. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы училищены карап чыкты, эшләр башлау өчен бинаны тикшереп чыгарга кушты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Лядской бакчасына юнәлде. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман Рөстәм Миңнехановны яшел зонаны үстерү проекты белән таныштырлы. Рөстәм Миңнеханов бакча буенча барлык тәкъдимнәрне дә хуплады.
Тарихи урамнар буйлап йөрү азагында Рөстәм Миңнеханов, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына кадәр Казанның тарихи үзәген тәртипкә китерергә кирәк, диде. Бу – төп туристик маршрут, дип белдерде ул, шуңа күрә тротуарларны төзекләндерергә, ядкярләр фасадларын рекламадан арындырырга, шулай ук веломаршрутны арттыру мөмкинлеген карарга кирәк. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тагын бер айдан Казан үзәге буйлап урамнарны карап йөрергә җыена, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Видеорепортаж
Фоторепортаж