Казанның Ирек мәйданында Җиңү парады узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май). 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы юбилее уңаеннан оештырылган тантаналы парад бүген Казанның Ирек мәйданында узды. Чарада Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республиканың Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнаштылар.
Парад традиция буенча бүгенге иң әһәмиятле чараларның берсе иде. Трибуналарда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм катнашучылары утырды. Парад театраль прологтан башланып китте. Соңыннан Ирек мәйданында Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан турыдан-туры трансляция оештырылды. Трансляция барышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның мөрәҗәгате яңгырады. Ил башлыгы Россия гражданнарын бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлады.
Дәһшәтле сугыш кырыннан кайта алмаган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Россия Федерациясе гимнын тыңлаганнан соң, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, парадта катнашучыларга һәм Казан гарнизонының хәрби хезмәткәрләренә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итеп, татар һәм рус телләрендә бәйрәм белән котлады.
“70 ел элек Ватаныбыз һәм бөтен кешелекне милли коллыктан азат итү өчен канкойгыч сугыш тәмамланды. 1945 нче елның 9-нчы мае илебезнең бөеклеге, аның күп милләтле халкының батырлыгы һәм чыдамлыгы символына әверелде. Бу бәйрәм безнең державаның куәтен һәм көчен, халкыбызның бердәмлеген чагылдыра. Җиңү көне – мәңгелек бәйрәм. Ул барлык яшьтәге, һәммә милләт һәм дин вәкилләре өчен бертигез якын. Бүген һәр гаиләдә коточкыч сугыш корбаннарын искә алалар. Бөек Җиңүнең бәһасе бик зур булды”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов барлык сугыш һәм хезмәт ветераннарына, аларның хәрби һәм хезмәт даны эшен дәвам итүчеләргә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.
Татарстан гимны башкарылганнан соң, Ирек мәйданында тантаналы марш башланды. Парадны Казан гарнизонының генерал-майоры Владимир Майстренко җитәкләде.
Парадны Казан Суворов хәрби училищесында тәрбияләнүчеләр ачып җибәрде. Алар артыннан мәйдан буйлап Бөек Ватан сугышы фронтлары штандартларын күтәргән хәрбиләр, Казан югары хәрби команда училищесы курсантлары һәм офицерлары, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсантлары, кадет мәктәп-интернатларында тәрбияләнүчеләр, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре, Казан югары хәрби команда училищесының почет каравылы ротасы, махсус билгеләнештәге гаскәрләр, локаль сугышлар һәм хәрби низагларда катнашкан ветераннар маршы булды. Мәйдан буйлап хәрби техника узды. Парадны легендар “День Победы” җыры белән Казан гарнизонының җыелма хәрби оркестры тәмамлады.
Аннан соң ретро авто-мототехника колоннасы үтте. Спорт федерацияләре вәкилләре сугышчан осталыгын күрсәтте. Бәйрәм балалар коллективларының чыгышлары белән дәвам иттерелде.
Салют бүгенге көннең кульминациясе булып торачак. 22.00 сәгатьтә Казансу елгасы акваториясе өстендә 2 меңнән артык залптан торган бәйрәм фейерверкы атылачак.