Бәйрәм чараларында Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май). Казанда яңартылган Җиңү паркы ачылды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган масштаблы бәйрәм чаралары кысаларында биредә Мәңгелек утка чәчәк салу тантанасы, мемориаль зонаны һәм “Хәтер китабы” павильонын ачу булды. Паркны ачу тантанасында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республиканың Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, шулай ук республика ведомтсволары һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчеләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин мемориаль зонаны карады, биредә тулысынча реконструкция эшләре тәмамланган.
Казан Мэры ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга тагы бер әһәмиятле урынны – “Хәтер китабы” тарихи-архитектур комплексының яңа павильонын тәкъдим итте, биредә 4 электрон терминал урнаштырылган. Базага фронтка чакырылып, кире әйләнеп кайта алмаган Татарстан халкы турында мәгълүмат тупланган.
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин ветераннар хөрмәтенә утыртылган парк аллеясыннан уздылар һәм ачык һавада ачылган хәрби техника музее экспонатлары белән таныштылар. Уникаль коллекциядә 1940 елда чыккан Т-34 легендар танкына да урын табылган. Шулай ук Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм Казан Мэры күл буендагы парк зонасын, яңа җәяүлеләр һәм велосипед юлларын, балалар һәм спорт мәйданчыкларын карадылар. Республика һәм шәһәр җитәкчеләре халыкны Җиңү бәйрәме белән котлады.
Бәйрәм чаралары кысаларында Җиңү паркында рәсем, шигырь уку бәйгеләре, кадет классы укучылары чыгышы булды. Һәрберсенә дә канәфер чәчәкләре бирелгән ветераннарны Рөстәм Миңнеханов котлавыннан соң, мактаулы караул ротасы сәламләде.
Соңыннан Дан аллеясында “Үлемсез полк” маршы булды. Татарстан башкаласының 600-дән артык югары сыйныф укучысы, югары уку йортлары һәм урта махсус һөнәри белем бирү йортлары студентлары үзләренең туганнары – сугышта һәлак булган сугышчыларның фотоларын кулларына тотып тигез рәтләр белән уздылар. Иртәдән паркта Хәтер вахтасын алып барган 70 яшь пар, мәхәббәт һәм тормышны дәвам итү символы буларак, күккә ак күгәрченнәр очырдылар.