Чәчәк салу тантанасында Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май). Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көндә, Җиңү паркында Мәңгелек утка, Һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол калган хатыннары монументына чәчәк салу тантанасы булды.
Чәчәк салу тантанасында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республиканың Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, шулай ук республика ведомтсволары һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчеләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнаштылар.
Чәчәкләр Дан мемориалы коллоннадасындагы Мәңгелек утка салынды, соңыннан мөхтәрәм затлар сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алды. Шулай ук чәчәкләрне Һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол калган хатыннары монументына салдылар.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм аны озата йөрүче җитәкчеләр җыелган халыкны Җиңү бәйрәме белән котладылар, ветераннар белән аралаштылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.