Чарада Илсур Метшин катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче май). Татарстан Республикасы Иминлек советының чираттагы утырышын бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш Казан Кремлендә үтте, анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин катнаштылар.
Көн тәртибендә өч мәсьәлә булды: Казан шәһәрендә 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" категориясендә Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын уздыру чорында комплекслы иминлекне тәэмин итү буенча чаралар, көчләр һәм чаралар әзерлеге һәм террорлык актларын булдырмау буенча өстәмә чарлараны гамәлгә ашыру барышы турында; республика хакимият һәм идарә итү органнары ресурсларында, мөһим мәгълүматлаштыру объектларында компьютер атакаларыннан саклау чаралары, таралышы чикләнгән мәгълүматка санкциясез үтеп керүдән, шулай ук зарар китерә алучы электрон хатлардан саклау турында; I һәм II класс куркынычлыгы булган җитештерү объектларын эксплуатацияләүче оешмалар тарафыннан хәбәр итүнең локаль системаларын булдыру һәм әзер килеш тоту турында.
Утырышта әлеге мәсьәләләр буенча докладлар тыңланды. Янгын, транспорт, эпидемиология, сәнәгать, энергетика һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәләрендә вәзгыять буенча анализ тәкъдим ителде. Дөнья чемпионатын уздыру объектларында террорчылыктан саклануга аерым игътибар бирелде.
«Быел бездә эре халыкара спорт чарасы көтелә – Казанда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты уза, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Безнең иң мөһим бурычыбыз – аны әзерләү һәм югары дәрәҗәдә уздыру. 188 илдән спортчылар һәм кунаклар килүе көтелә. Шуның кадәр илләр катнашкан спорт чаралары илебездә еш уздырылмый. Без беренче чиратта чемпионатта катнашучылар, кунаклар һәм шәһәр халкы иминлеген, спорт объектлары куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш. Бу чорда резонанс җинаятьләрне булдырмаска кирәк. Бөтен өлкәләрдә дә – транспорт, экология, сәнәгать, энергетика, мәгълүмат өлкәләрендә куркынычсызлыкны гарантияләү зарури».
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, уздырылучы чараларның мөһимлегенә карамастан, гражданнарның конституцион хокуклары саклануны тәэмин итәргә кирәк. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре үзләрен тәвәккәл, ләкин әдәпле һәм нәзакәтле тотарга тиешләр, дип билгеләде ул.
Террорчылык һәм экстремистик оешмаларның мөмкин булган ниятләрен ачыклау һәм кисәтүгә юнәлдерелгән хокук саклау органнарының махсус чаралары башкарылуын тәэмин итү мөһим, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Иминлек советы турышында мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә өстәмә комплекслы чаралар буенча тәкъдимнәр яңгырады. Бу элемтә челтәрләре һәм мәгълүматлаштыру ресурсларын саклауны арттыру, бигрәк тә дәүләт органнары тарафыннан файдаланылучы ресурсларны, илебезнең технологияләре һәм мәгълүматлаштыру продуктларын үстерү, дәүләт струтктуралары һәм компанияләрне шуларны куллануга җәлеп итү.
Шулай ук кредит-финанс учреждениеләрне киберкур-кынычлыкка игътибар итәргә өндәделәр. “Мәгълүмат куркынычсызлыгы” юнәлеше буенча белгечләрне әзерләү системасын камилләштерү буенча эшне көчәйтергә тәкъдим иттеләр.
Хәбәр итүнең локаль системалары белән тәэмин ителергә тиешле куркыныч производстволар саны зур булуга бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аларны булдыру тәртибен тәкъдим иттеләр, хәбәр итүнең локаль системалары күрсәтелгән объектларда 2016 елның ахырына кадәр булдырылырга тиеш.
Утырышта Татарстан Республикасы Иминлек советының даими әгъзалары, Террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, Хокук саклауны тәэмин итү буенча координацион штаб, Оператив штаб әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, сәнәгать предприятиеләре, кредит-финанс учреждениеләр, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының спорт объектлары вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.