(KZN.RU, 29-нчы апрель). Казанда яшәүче 26150 ветеранга Җиңү Көне алдыннан Россия Президенты, Татарстан Президенты һәм Казан Мэрыннан котлаулар килеп ирешәчәк.
Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68-нче еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек актив рәвештә алып барыла. Мэрияда узган аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары Ләйлә Фазлеева хәбәр иткәнчә, бәйрәм төп ике мәйданчыкта – Ирек мәйданында һәм Җиңү паркында узачак.
Әлеге истәлекле дата алдыннан районнарда Бөек Ватан сугышы чараларына багышланган 130 артык митинг һәм истәлекле-мемориаль чара, 100-ләп һәкәлләргә чәчәк салу церемониясе планлаштырылган, һәр районның үз Җиңү вахтасы булачак. 100-дән артык чара (күргәзмәләр, концертлар, конкурслар) муниципаль мәдәният учреждениеләрендә узачак.
Шәһәрнең тышкы төзекләндерү мәсьәләләренә аерым игътибар булачак. Лалә чәчәкләре чәчәк түтәлләрен, мемориаль зоналарны, һәйкәлләр янындагы гомуми мәйданы 2 мең кв.м булган территорияне бизиячәк.
8 май җөмһүриятебез ветераннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Җиңүнең 68-нче еллыгы уңаеннан оештырылачак тантаналы чарада җыелачак.
9 май көнне иртәнге 8-дә сугыш ветераннары, Татарстан Республикасы һәм Казан җитәкчелеге катнашында сугышчылар күмелгән Арча һәм Архангельск зиратларында веноклар һәм чәчәкләр салу чарасы булып узачак. 9-да Җиңү паркында ТР Президенты Мәңгелек утка һәм сугышта тол калган хатын-кызларга куелган һәйкәлләргә чәчәкләр сала.
Сәгать 10-да Ирек мәйданныда Казан хәрби гарнизонының гаскәрләр парады башлана, шуннан соң Казан һәм Татарстанның ансамбльләре, солистлары һәм башкаручылары катнашында концерт программасы узачак.
Җиңү паркында 12-дән халык бәйрәме башлана, ә 2-дә “Җиңү фанфаралары” балалар фестиваленең гала-концерты узачак. Кичке 6-дан яшьләр концерт мәйданы эшли башлаячак. Чаралар кичке 10-да булачак бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
Ләйлә Фазлеева хәбәр иткәнчә, быел ”Җиңүчеләр буыны” яңа проектына старт бирелде, аның кысаларында Казанда интервьюлар һәм фотоархивларны үз эченә алган сугыш турындагы документаль фильмнар базасы булдырыла.
9 май көнне транспорт хезмәте ял көне графигы буенча йөриячәк, бәйрәм чаралары тәмамлануга өстәмә пассажир транспорты булачак.
“Кызганычка каршы, ветераннарыбыз кими бара, әмма аларга карата игътибар артырга гына тиеш, аеруча бу бәйрәм көннәрендә. Казанда яшәүче ветераннарга аерым игътибар булуга шик юк. Казанга оныклары һәм оныкчыклары янына кунакка килгән ветераннар турында да онытырга ярамый. “Беркем онытылмаган, бернәрсә онытылмаган”ны дәлилләү очрагы. Барлык чаралар оешкан хәлдә, матур һәм җылы итеп үткәрелергә тиеш”, - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры Илсур Метшин.
Белешмә өчен. Казанда 26150 ветеран яши, шуларның 1815 – сугыш ветераннары, 600 – сугыш инвалидлары, 115 – фашист концлагерьларының балигъ булмаган элеккеге әсирләре, 185 – “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнгән, 23435 – тыл хезмәтчәннәре, шулай ук 1961 – вафат булган катнашучыларның тол хатыннары.