Казан мэры Илсур Метшин Дубравная урамында «Горки» канализация коллекторын
төзекләндерү эшләренә кагылышлы күчмә киңәшмә үткәрде. Быел 4 чакрым озынлыктагы
челтәр яңартылган. 9 чакрым озынлыктагы коллектор 6 меңнән артык объектка, шул
исәптән 1,1 мең йортка, 90 балалар бакчасына, 38 мәктәпкә һәм 14 хастаханәгә
хезмәт күрсәтә Алар арасында Төбәкара клиник-диагностика үзәге, Республика
клиник хастаханәсе, Балалар Республика клиник хастаханәсе, онкодиспансер һәм
йогышлы авырулар хастаханәсе бар.
«Инженерлык
системаларын төзекләндерү программасы – иң мөһимнәрнең берсе. Бу күзгә күренми
торган эш, әмма авария булганда без моның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын бик яхшы
аңлыйбыз. Әлеге участокта 52 авария очрагы теркәлгән. Хәзерге вакытта без 5,5
чакрым озынлыктагы иң тузган коллекторны төзекләндерәбез. Канализациягә 6
меңнән артык объект тоташтырылган, ягъни аннан 270 мең кеше файдалана. Эшләр
тәмамланып килә. Бу чараларга нокта куелганнан соң, коллектор бик зур шәһәр
хуҗалыгының өзлексез эшләвен тәэмин итәчәк. Шунысы мөһим, яңарту эшләре суны
туктатмыйча башкарылды. «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе барлык
эшләрне лаеклы дәрәҗәдә башкарды», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Коллектор 1974 елда сафка бастырыла һәм ярты гасырдан
артык эшләү дәверендә аны төзекләндерү ихтыяҗы барлыкка килә. 5,5 чакрым
озынлыктагы участок иң тузганнарыннан санала: соңгы 10 елда биредә 52 авария –
ел саен уртача бишәр күңелсез очрак теркәлгән. Әлеге ноктада эшләр 2025 елда
башланган һәм алар этаплап башкарыла. Торбаларның артык тузуы, аларның тирәндә
ятуы (7,5 м га кадәр), бер-берсенә терәлеп торган торак йортлар һәм аларның
тимер юл белән кисешүе төзекләндерү эшләрен шактый катлауландыра.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең инвестиция программасы
ярдәмендә гомуми озынлыгы 5,5 чакрым булган дүрт участокны төзекләндерү эшләре
алып барыла. Юлиус Фучик (23 нче йорттан 66 нчы йортка кадәр) һәм Хөсәен
Мәүлетов (Академик Парин урамыннан Дубравная урамына кадәр) урамнарында,
Универсиада авылы тирәсендә (Хөсәен Мәүлетов урамыннан Оренбург трактына
кадәр), шулай ук Җиңү проспекты, 18б адресыннан башлап Дубравная урамына кадәр
һәм аннан соң Хөсәен Мәүлетов урамы буенча 3,8 чакрым озынлыктагы коллекторны
яңарту эшләре тәмамланган.
Канализация челтәрләрен төзекләндерү чаралары шулай ук республиканың
коммуналь инфраструктураны яңарту программасы акчалары исәбенә дә алып барыла.
Хәзерге вакытта эшләр тагы ике мөһим участокта дәвам итә. Варганов урамыннан
Техника урамына кадәрге киңлек реконструкцияләнә: эшчеләр 1,1 мең метрның
282 метрын әзерли алган. Бу урында эшләр октябрь уртасында тәмамланырга тиеш.
Объектны яңартканда эшләр ике ысул белән: чокырга төшмичә һәм ачык алым
белән башкарылган. Беренче ысулга килгәндә, ул моңа кадәр сузылган торба эченә
металл тышчалы пластификацияләнмәгән поливинилхлорид җайланма кертүдән
гыйбарәт. Башта коллектор ләмнән һәм балчыктан чистартыла, аннары эчтә яңа нык
тышча формалаша. Мондый алым ярдәмендә җир казу эшләре башкарылмыйча, асфальт
өслеге сакланып кала. Эшләр технологик люклар аша үтәлә. Аерым
участокларда ачык алым кулланылган.
2027 елда Техника урамыннан «Искож» канализация-насос
станциясенә кадәр 594 метр озынлыктагы участокны төзекләндерергә ниятлиләр.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе генераль
директоры Рөстәм Габделхаков барлык участокларда да эшләрнең суны туктатмыйча
алып барылганлыгын һәм әлегә кадәр шулай дәвам итүен билгеләп үтте – халык һәм
социаль объектлар системадан штат режимында файдалана ала.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елда Казанның коммуналь
объектларын яңарту өчен коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы
ярдәмендә 1,6 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.