Бүген Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә кикбоксинг буенча Мэр кубогына турнир тәмамлана. 24–27 август көннәрендә узган ярышларда илнең 22 төбәгеннән 400дән артык спортчы, шулай ук Кытай һәм Беларусь Республикасы кикбоксчылары катнашты. Спорт сәнгате ике юнәлештә – тулы контаклы көрәш һәм «К-1» кагыйдәләре буенча оештырылды. Йомгаклау көненең төп вакыйгасы БРИКС илләре чемпионы исеме өчен авыр һәм ярым авыр үлчәмдәге титуллы көрәшләр булды. Ярышларны Казан мэры Илсур Метшин карады.
Көрәшләр башланганчы Илсур Метшин Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә бокс белән шөгыльләнүче балалар белән аралашты. «Казанда мондый ярышлар уздырылуы бик яхшы. Шәһәрдә спортның күп төрләре: футбол, хоккей, чаңгы, җиңел атлетика, бокс белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Сезнең һәркайсыгызның киләчәктә чемпион булуын телим. Рингта һәркем дә җиңүче була алмый, әмма командада туган әлеге спорт рухы бик кыйммәтле һәм ул тормышта ярдәм итә», – диде шәһәр башлыгы.
Шәһәр җитәкчесе шулай ук Азия чемпионы, Кытайның гамәлдәге чемпионы, кикбоксинг һәм фри-файт буенча Кытай кубогы иясе Чжан Минъян белән танышты. «Кытай Халык Республикасының Россиядә, безнең ярышларда тәкъдим ителүе безнең өчен мөһим һәм тирән бәягә ия. Кытай җитәкчелегенең спортны үстерүгә аеруча зур игътибар бирүен беләбез. БРИКС илләре белән хезмәттәшлек кысаларында спортның үсүе һәм сезнең бу ярышлага килүегез безнең өчен бик кыйммәтле һәм зур мәртәбә», – дип ассызыклады мэр.
Кикбоксинг буенча Мэр кубогы Казанда икенче ел рәттән уздырыла. Катнашучылар саны өч тапкырга артты: әгәр 2025 елда ярышларда Россия Федерациясенең 10 субъектыннан 103 кикбоксчы катнашкан булса, агымдагы елда турнирга 400дән артык спортчы килде. Ярышларның географиясе дә киңәйде: Россия төбәкләреннән тыш, биредә Кытай һәм Беларусь вәкилләре дә катнаша.
Көрәшләр ике юнәлештә каралган иде: 13 яшьтән 40 яшькә кадәр егетләр арасында «Фулл-контакт», ягъни тулы контаклы көрәш һәм 15 яшьтән 40 яшькә кадәр көрәшчеләр арасында «К-1» кагыйдәләре буенча булды. Моннан тыш, быел турнир бөтенроссия ярышлары һәм «G-Pro» лигасы юрамалары буенча профессиональ сугышлар мәйданчыгына әверелде.
Кикбоксингның беренче көне дүшәмбе, 24 августта иде. Бүген, финал көнендә, турнирны гала-финалның өч көрәше ачып җибәрде. Шулай ук «G-Pro» лигасының авыр һәм ярым авыр үлчәмнәрдә БРИКС илләре чемпионы исеме өчен титуллы көрәшләре узды. Авыр үлчәм категориясендә кикбоксинг һәм муай-тай буенча Беларусьның күптапкырлы чемпионы Секу Бангура беренче урынны яулады.
Ярым авыр үлчәм категориясендә «G-Pro» лигасының гамәлдәге дөнья чемпионы, Россия чемпионатының күптапкырлы призеры, кикбоксинг буенча Дөнья кубогы җиңүчесе, спорт мастеры, Казан егете Илья Соколов һәм аның көндәше – Кытайның гамәлдәге чемпионы, Азия чемпионы, кикбоксинг һәм фри-файт буенча Кытай Кубогы иясе, спорт мастеры Чжан Минъян көрәште.
Аерым очрашу «Про Кик» спорт лигасы кагыйдәләре буенча уздырылды. Рингка «Про кик» юрамасы буенча Россия чемпионы, «СТИК» кикбоксинг мәктәбе вәкиле, спорт мастеры Адель Ханов һәм Татарстан Республикасы чемпионатлары һәм бөтенроссия ярышлары призеры, «ГАРНИЗОН» спорт клубы вәкиле, спорт мастерлыгына кандидат Михаил Якушев чыкты.
Шәһәрнең яшүсмерләр клубларында кикбоксинг Казан мэры башлангычы белән үсеп килә. Бокс һәм өстәл теннисы үзәге холлында «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе үз клубларының мөмкинлекләрен тәкъдим итте, шул исәптән кикбоксинг белән шөгыльләнергә мөмкин булган урыннарны да күрсәтте. Әлеге исемлеккә Побежимов урамы, 53нче йорт адресы буенча урнашкан «Старт» клубы, Ломжа урамы, 15а йортындагы «Авангард» клубы һәм Мәүлүтев урамы, 21 нче йорттагы «Алга» клубы керә.
Быелдан мондый секция Зәкиев урамы, 25а йорты буенча «Кояш нуры» клубында да ачылачак. Бүген Казанда һөнәри күнектерүчеләр җитәкчелегендә 350–400 бала даими рәвештә кикбоксинг белән шөгыльләнә.
Агымдагы елның сентябрендә Голубятников урамында Кикбоксинг үзәге ачылачак. Ул көн саен 180гә кадәр бала һәм үсмернең шөгыльләнүенә исәпләнгән махсуслаштырылган мәйдәнчыкка әвереләчәк.
1 сентябрьдән Кикбоксинг үзәге нигезендә спорт мәктәбенең бүлеге эшләп китәчәк, шулай ук кикбоксинг белән «ФИЗРА» яңа спорт үзәгендә дә шөгыльләнергә мөмкин булачак.