
Шәһәр һәм Республика көне алдыннан, гадәттәгечә, Ратушада Казанның күренекле кешеләрен – Татарстан башкаласының үсешенә һәм чәчәк атуына зур өлеш керткән затларны хөрмәтләделәр. Күпьеллык намуслы хезмәтләре, төрле өлкәләрдәге казанышлары, Ватанга тугрылыклы хезмәтләре өчен шәһәр халкы республика һәм шәһәр бүләкләренә лаек булды.
Казан мэры
Илсур Метшин гражданнарны якынлашып килүче Шәһәр һәм Татарстан Республикасы
көне белән котлап, башкала халкына бүләкләр тапшырды.
«Халыкның үз шәһәре турында кайгыртуы, аны ихлас яратуы нәтиҗәсендә башкалабыз зур уңышларга ирешә. Казан үзенең күп кенә казанышлары белән, шәһәрдәге һәм аннан читтә мөһим эшләргә зур йогынты ясаучы максатчан һәм көчле шәхесләргә бурычлы. Бу залда Татарстан башкаласы үсешенә зур өлеш керткән кешеләр утыра. Сезнең исемнәр меңьеллык Казан тарихына калын хәрефләр белән уеп язылган. Күркәм гадәт буенча, бәйрәм алдыннан без Татарстан Республикасы һәм аның башкаласы үсешенә бәһасез өлеш кертүче затларны хөрмәтлибез», – дип сәламләде шәһәр башлыгы.
Мэр сүзләренчә, Казан бөтен дөнья буенча миллионлаган кешене үзенә тартып тора торган шәһәр булып кала. Башкалада бик зур спорт, мәдәни, эшлекле, сәяси чаралар югары дәрәҗәдә үткәрелә. «Россия Федерациясе җитәкчелеге тарафыннан әлеге ышанычны без Татарстан рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм, әлбәттә, Казан халкы ярдәме белән аклыйбыз», – диде Илсур Метшин.
Казан ел саен матур чаралар үзәгенә әйләнә бара. Әйтик, 2025 елда шәһәрдә БРИКС илләренең беренче Яшүсмерләр фестивале, соңгы елларда дөньяда архитектура һәм урбанистика буенча иң зур «Казаныш» форумы уздырылган. 2026 елның июнендә Татарстан башкаласында «Россия – АСЕАН» саммиты гөрләп узган. Шәһәр ике ел рәттән «Яңа дулкын» бәйгесен уздыру мәйданчыгы итеп сайлана.
«Казан зур вакыйгалар программасы белән бергә, үзенең тышкы күренеше белән дә җәлеп итә. Шәһәр үзгәрә, яшәү өчен елдан-ел уңайлырак һәм матуррак була бара. Ишегаллары, җәмәгать урыннары төзекләндерелә, яңа социаль учреждениеләр төзелә, федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла. Моны казанлылар гына күрә, дисезме?! Юк, узган ел безнең тырышлыкны рекорд сандагы 5 миллион турист та бәяләде», – диде мэр. Ул шулай ук бүген Кабан күле буен төзекләндерү буенча өченче чираттагы эшләрнең беренче өлеше ачылуы турында хәбәр итте.
Шәһәрдә каршылыксыз мохит булдыруга аерым игътибар бирелә. Инклюзия юнәлешендәге «Ярдәм» бульварын төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Анда балалар өчен каралган уен мәйданчыклары һәм спорт комплекслары нәкъ менә сәламәтлеге чикле затларга дип җайлаштырылган. Янәшәдә генә сукырлар өчен бассейны булган Россиядәге бердәнбер спорт комплексы ачылырга тиеш.
«Салават күпере» торак районында һәм Восстание урамында «Игелекле Казан»ның тагын ике үзәге ачылачак. Шул рәвешле, Казанда алты инклюзия үзәге булачак. Махсус ихтыяҗлары булган шәһәр халкы әлеге үзәкләрдә кирәкле күнекмәләр, белгечләр ярдәмен ала, социаль тирәлеккә җайлаша ала.
Моннан тыш, «Спорт станциясе» торак комплексында зур мәктәп төзелә башлаган. Бик тиздән шәһәрнең педагогик бергәлегенә бүләк буларак уникаль Мәгариф хезмәткәрләре йорты ачыла. Социаль инфраструктура төзелеше буенча Казан миллионнан артык халкы булган шәһәрләр арасында әйдәп баручылардан санала.
«Без кешеләргә яшәү, эшләү, балалар үстерү һәм киләчәккә планнар кору өчен барысын да эшлибез. Ирешелгән югары нәтиҗәләр – күп очракта алар безнең халкыбыз казанышы. Россия халыклары бердәмлеге елында, Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында казанлылар көн саен бердәм гаилә икәнебезне исбатлый», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Август аенда Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән Татарстанда «Электрон мактау тактасы» проекты гамәлгә ашырылган. Анда үз хезмәтләре белән шәһәр үсешен тәэмин итүче 5 меңнән артык казанлының исемнәре урнаштырылган.
Мэр
сүзләренчә, казанлыларның һәм барлык халыкның бердәмлеге – ул махсус хәрби
операциядәге сугышчыларның уңышлары, аларның тылга карата ышаныч нигезе.
Башкала җитәкчесе шәһәрнең махсус операциядә катнашучыларга 76 гуманитар йөк
җибәргәнлеген әйтеп үтте. Тагын 20 партия – 1 600 тоннадан артык ярдәм –
Татарстан «канаты астындагы» Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә озатылган.
Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү буенча
шәһәр штабы үз эшен дәвам итә. Казан 7 меңгә якын гаиләгә ярдәм итеп тора.
«Геройларыбызның гаиләләре ярдәмне тоеп яшәсен өчен без алга таба да көчтән
килгәннең барын да эшләячәкбез», – диде Илсур Метшин.
Аннары Казан мэры шәһәр халкын бүләкләде. Татарстан Республикасы башкаласының
Мактаулы гражданнары китабына һәм Казанның Мактау китабына яңа исемнәр
кертелде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит
Мөхәммәтшинга «Казанның мактаулы гражданины» исеме бирелде.
«Мондый кешеләр турында халыкта: «Халык өчен янучы йөрәк», – диләр. Фәрит Хәйрулла улын безнең республикада һәм аннан читтә нәкъ менә шундый кеше буларак беләләр. Ул гомерен туган җиргә хезмәт итүгә багышлаган тәҗрибәле һәм зирәк җитәкче буларак танылды», – диде шәһәр башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшинның тормышы Татарстан һәм аның башкаласы үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Ул эшче белгечлегеннән югары дәүләт вазифаларына кадәр юл үткән һәм 28 елга якын Татарстан Дәүләт Советын җитәкләгән шәхес. 1991 елда Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Югары Советын җитәкли, 1995 елдан 1998 елга кадәр Татарстан Республикасы премьер-министры була. Ил өчен борылыш чорында ул үзен алдан күрүчән, республика һәм федераль үзәк мәнфәгатьләре арасында баланс таба белүче сәясәтче итеп таныта.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан суверенитетының хокукый базасын формалаштыруда (1992 елгы референдумны әзерләүне һәм уздыруны да кертеп) зур роль уйнады. Премьер булганда ул базар реформалары елларында икътисади тотрыклылыкны тәэмин итте.
Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советын 1998 елдан җитәкли. Ул җитәкчелек иткән елларда республика тәкъдимнәр саны буенча әйдәп баручылар рәтенә керә, шуларның 18 е федераль дәрәҗәдә кабул ителә. Аның җитәкчелегендә тузган торакны бетерү, Казанның тарихи үзәген төзекләндерү, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү программалары гамәлгә ашырыла, инфраструктура һәм юл хуҗалыгы үстерелә, кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтелә, сәламәтлек саклау һәм мәгариф системалары камилләштерелә. Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илләрдәге ватандашларга ярдәм итү аның эшенең мөһим өлеше булып тора.
«Мин ике башкалада: нефть төбәге булган – Әлмәттә, һәм менә 30 елдан артык – республикабыз башкаласында эшләдем. Горурланып шуны әйтәсем килә: Татарстанга һәр этапта шәһәр җитәкчеләре белән бәхет елмайды. Илсур Рәис улы соңгы елларда Казанның статусын ныгыту өчен бик күп эшләр башкара. Без истәлекле даталарны һәм урыннарны саклыйбыз, республика башкаласы үсешенә өлеш керткән кешеләрне хәтерлибез. Кунаклар да безгә күп килә, туристларны һәм рәсми делегацияләрне рәхәтләнеп кабул итәбез», – дип фикерләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул шулай ук Россия Федерациясе президентына Татарстан Республикасы җитәкчелегенә ышанычы өчен рәхмәт белдерде. Казанда зур халыкара вакыйгалар уза. «Шәһәр кунакларны кабул итә белә. Казанның кунакчыллыгы туристларда һәм дәрәҗәле чараларда катнашучыларда якты эз калдыра», – дип сүзен йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Шулай ук Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллинга «Казанның мактаулы гражданины» исеме бирелде.
«Бүген Казан үзенең көчле икътисады белән дан тота, төзелеш тармагы аның үсешенең төп көч чыганагы булып тора. Узган ел Казанда 1,3 миллион квадрат метрдан артык торак, күпсанлы социаль, спорт объектлары төзелде. Шәһәрнең төзелеш өлкәсендәге уңышларының күпчелеге Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин исеме белән бәйле», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Министр яшьтән үк төзелеш өлкәсе белән кызыксына башлый. Һәм әлеге кызыксынучанлык, шушы һөнәргә тугрылык аны гомер буе озата бара. Университетны тәмамлаганнан соң Ирек Фәйзуллин 20 елдан артык республиканың әйдәп баручы төзелеш оешмаларында: «Татстройпроект», «Казстройдекор», «Татавтодор»да һәм «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесендә эшли. Төпле белем алган һәм җитәкче урыннарда зур тәҗрибә туплаган Ирек Фәйзуллин 2005 елда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары итеп билгеләнә. Татарстанның баш архитекторы вазифасын башкарып, 2010 елның ноябрендә ул шушы министрлыкны җитәкли башлый. Ул инфраструктура үсешенә, торак-коммуналь фондын яңартыга, инновацион проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш кертә.
Ирек Фәйзуллин катнашында Татарстанда дөнья күләмендә әһәмиятле күп кенә проектлар, шул исәптән 2013 елда Бөтендөнья җәйге универсиада, 2015 елда спортның су төрләре буенча FINA дөнья чемпионаты, 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты һәм 2019 елда һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills дөнья чемпионаты гамәлгә ашырыла. Аның җитәкчелегендә Казанда шәһәр өчен әһәмиятле объектлар – Спортның су төрләре сарае, Гимнастика үзәге, Ишкәкле спорт төрләре үзәге, Универсиада авылы, «Казан Арена» стадионы һәм Казан метросының яңа станцияләре төзелә.
Ирек Фәйзуллин комплекслы торак төзелеше программасын җитәкләде. Аның актив позициясе нәтиҗәсендә Татарстан илдә беренчеләрдән булып эскроу-счетлар белән проектлы финанслауга күчте, бу алданган өлешчеләр мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итте.
«Илсур Рәисович, шәхсән сезгә, шулай ук республика җитәкчелегенә тырышып эшләгән кешеләрнең казанышларын тануыгыз, югары бәяләвегез өчен рәхмәт белдерәм. Миңа нык бәхет елмайды: 1989 елда беренче тапкыр Казан депутаты булдым, гомумән алганда 15 ел эшләдем. Иң мөһиме – масштаблы программаларда катнаштым», – дип белдерде Ирек Фәйзуллин. Ул билгеләп үткәнчә, авария хәлендәге торактан күчерү программасы – ул бөтен ил өчен уникаль проект. Әлеге эш Казанда башланып киткән һәм мондый проектларны бу дәрәҗәдә тормышка ашыра алмаган күп кенә төбәкләр өчен Татарстан башкаласы өлге булып калган.
«Яңа төбәкләр, 2022 елгы төбәкләр территориясендәге бөтен эш – Казан командасы эше. Ул беренчеләрдән булып Лисичанскка һәм Рубежноега килде. Шартлар сугыштагы кебек дисәк тә була, куркынычсызлык мәсьәләсе аеруча кискен торды. Һәм эшләргә кирәк булганның барысын да егетләр башкарып чыкты. Барысына да рәхмәт – бу чыннан да бик җитди эш», – диде министр.
«Татарстан Республикасы футбол федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Гусевны Казанның Мактау китабына керттеләр.
«Актив үсеп килүче спорт инфраструктурасы спорт үсешенә тулаем ярдәм итә. Бүген шәһәр халкының 68%-тан артыгы физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. Актив шәһәрлеләр өчен ел саен яңа спорт корылмаларын сафка бастырабыз. Узган ел гына да 11 объектны файдалануга тапшырдык», – дип искәртте Казан мэры.
Быел шәһәрнең төрле районнарында ачылган алты спорт комплексы: Порт урамындагы Фигуралы шуу үзәге, Гагарин урамындагы Җәядән ату үзәге, Салават күперендәге «ФИЗРА» спорт үзәге, Голубятников урамындагы Кикбоксинг үзәге, Рауис Гәрәев урамындагы Регби үзәге һәм Копылов урамындагы Футболны үстерү үзәге шәһәр халкы өчен бүләк булачак.
«Республиканың Футбол федерациясе рәисе Александр Петрович Гусев спортны үстерү өчен күп эшләр башкара», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Александр Гусев Горький шәһәрендә (хәзерге Түбән Новгород) туган, әмма балачактан ук Казанда яши. Ул Казан химия-технология институтын (1969), соңрак СССРның Дзержинский исемендәге Дәүләт куркынычсызлыгы комитетының Югары мәктәбен (1985) тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген 1969 елда В.И.Ленин исемендәге Казан химия заводында башлый, аннары инженер-технолог, комсомол оешмасы секретаре булып эшли. 1972–1983 елларда Казанның комсомол һәм партия органнарында җаваплы вазифалар башкара. 1985 елдан ТР Дәүләт куркынычсызлыгы комитетында хезмәт итә, анда комитет рәисенең беренче урынбасарына кадәр юл үтә (1992–1999), ведомство эшчәнлегенең төп юнәлешләрен җитәкли.
1999–2004 елларда Александр Гусев Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсен җитәкли, яңа социаль-икътисади шартларда төбәкнең куркынычсызлыгын тәэмин итә. 2004 елда ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. 2005 елдан 2014 елга кадәр Дәүләт Советы рәисе урынбасары вазифасын башкара, закон чыгару эшчәнлеген координацияли. Аның җитәкчелегендә хокукый системага масштаблы аудит үткәрелә, Татарстан Республикасы Экология кодексы (2008) кабул ителә. Социаль проектларга һәм гражданнарның тормыш сыйфатына игътибар биреп, «Бердәм Россия» фракциясен җитәкли.
2005 елдан «Рубин» футбол клубы башлыгы итеп билгеләнә. Аның җитәкчелегендә клуб ике тапкыр Россия чемпионы (2008, 2009) була, Россия суперкубогын (2010) ота, Чемпионнар лигасында һәм УЕФА Европа лигасында уңышлы чыгыш ясый. Академиянең яшь шәкертләре өчен интернат ачыла, резерв әзерләү системасы булдырыла. Александр Гусев клубка социаль проектка – сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, яшьләрне тәрбияләү коралы буларак карый.
Татарстан Республикасы Футбол федерациясен җитәкләп, массакүләм һәм балалар-яшүсмерләр футболын үстерә. Аның кураторлыгы астында шәһәрләрдә һәм районнарда ясалма өслекле кырлар, ябык манежлар төзелә, спорт мәктәпләренең күнекмә базалары яңартыла, тренерларга методик ярдәм һәм талантларны сайлап алу системасы көчәйтелә.
Александр Петрович, Татарстан һәм илебез футболы үсешенә зур өлеш кертеп, актив җәмәгать эшчәнлеген дәвам итә.
Төбәкара клиник-диагностика үзәге Казанның Мактау китабына кертелде. Медицина учреждениесе ел саен 125 меңнән артык пациентка медицина ярдәме күрсәтә һәм югары технологияле ярдәм күрсәтүдә, шул исәптән кардиохирургия, кан тамырлары, нейрохирургия өлкәсендә камилләшә бара. 2011 елдан башлап Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә йөрәкне күчереп утырту белән бәйле гамәлләр башкарыла. Беренче операция уздырган көннән башлап 2025 елга кадәр үзәктә шундый 83 операция ясалган. Бүген учреждение Россиянең әйдәп баручы Трансплантология үзәкләре рәтенә керә һәм йөрәк трансплантациясе күләме буенча Идел буе федераль округында алдынгы урында тора.
Баш миендә кан әйләнеше кискен бозылган авыруларга ярдәм итү программасы да үзәкнең гаять әһәмиятле эше санала. Әлеге эшчәнлек нәтиҗәсендә Татарстанда инсульттан үлүчеләр саны 53%-ка кимегән. 2016 елда Төбәкара клиник-диагностика үзәге коллективы Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясенә лаек булган.
Ел саен биредә йөрәккә һәм кан тамырларына 2,5 меңгә якын операция, 900 дән артык нейрохирургия һәм 700 гә якын абдоминаль чаралар башкарыла. Төбәкара клиник-диагностика үзәге базасында Сәламәтлек саклау архитектурасының фәнни-тикшеренү институты һәм гамәли күнекмәләр үзәге эшли, белгечләр өчен квалификация күтәрү һәм стажировка программалары үткәрелә.
Үзәк коллективы социаль һәм хәйрия проектларында да катнаша. 2022 елдан Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә якыннары алгы сызыкта булган хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм фонды эшли, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга, махсус операция уздыру зонасында эшләүче медицина бригадаларына ярдәм күрсәтелә.
«Сәламәтлекне ныгыту һәм саклау юнәлешендә физик тәрбия һәм спорт нык ярдәм булып тора. Әмма сәламәтлек саклау системасының, медицина учреждениеләренең төп звено булуын онытмыйк. Бүген казанлыларның сәламәтлеген 100дән артык медицина оешмасы кайгырта. Илкүләм проектлар ярдәмендә һәм Татарстан җитәкчелегенең игътибары нәтиҗәсендә аларның саны елдан-ел арта бара», – диде Илсур Метшин.
2 нче номерлы пассажир автотранспорт предприятиесе дә шулай ук Мактау китабына кертелде. Аңа 1976 елда нигез салына һәм ул бүгенге көндә шәһәр пассажир транспортының иң эре предприятиеләренең берсе санала. Ул 42 шәһәр, биш сезонлы һәм 31 мәктәп маршрутына хезмәт күрсәтә.
«2 нче номерлы пассажир автотранспорт предприятиесе Татарстан башкаласында автобусларда пассажирлар йөртү буенча чын лидер санала. Линиягә көн саен 400дән артык автобус чыга, алар елына 118 миллион пассажир йөртә», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Предприятие хәрәкәттәге составны камилләштерә, иярчен навигациясе һәм хәрәкәтне күзәтү системаларын куллана, шулай ук аз хәрәкәтләнүче пассажирлар өчен транспорттан файдалану мөмкинлегенә игътибар итә. Моннан тыш, 2 нче пассажир автотранспорт предприятиесе шәһәр күләмендәге һәм халыкара чараларга транспорт хезмәте күрсәтүдә катнаша.
2 нче пассажир автотранспорт предприятиесендә хәйрия эшчәнлеге белән дә актив шөгыльләнәләр, социаль учреждениеләргә, күпбалалы гаиләләргә, ветераннарга ярдәм итәләр. Махсус хәрби операция башланганнан бирле оешма тарафыннан 3 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелгән, халыкка хезмәт күрсәтү өчен 14 транспорт чарасы бүлеп бирелгән.
Ярты гасыр эшләү дәверендә 2 нче пассажир автотранспорт предприятиесе коллективы Казанның транспорт системасын үстерүгә, пассажирлар йөртүнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын арттыруга зур өлеш кертте.
Моннан тыш, дәүләт, республика һәм муниципаль бүләкләр тапшырылды.
Дүрт бала ата-анасы Валерий һәм Ангелина Каюковлар «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде.
Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшинага «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырдылар.
Казан медицина-инструменталь заводының программа белән идарә ителә торган станокларны карап тору хезмәте җитәкчесе Александр Боков, «Посад Плюс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Риваль Сафин, Совет районының татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган 67 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасының укытучы-логопеды Нурия Шәрибҗанова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Елена Кондратьевага «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале тапшырылды.
Алты бала анасы Юлия Сафронова «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнде.
«Дәүләт гамәли оптика институты» фәнни-җитештерү берләшмәсенең әйдәп баручы инженер-электронигы Сергей Варнавский һәм «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесенең диспетчерлык участогы башлыгы Валентина Харламова «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.
«Элекон заводы» акционерлык җәмгыятенең киң профильле станочнигы Илдус Закиров «Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» мактаулы исемен алды.
«Горводзеленхоз» шәһәр су һәм яшел хуҗалык производство тресты автомашинасы йөртүчесе Анатолий Ермохинга «Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенең мәдәният бүлеге башлыгы Рамил Фатыйховка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
«Казметрострой» акционерлык җәмгыятенең механизация һәм транспорт участогында баш инженер булып эшләүче Ренат Гатаулинга «Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Яңа Савин районының Россия Герое Алексей Владимирович Козин исемендәге 7 нче гимназиясенең география укытучысы Татьяна Афанасьева «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Казанның «Органик синтез» гавәми акционерлык җәмгыятенең түбән тыгызлыктагы полиэтилен – сэвилен җитештерү сменасы башлыгы Олег Сергушкинга «Татарстан Республикасының атказанган химигы» мактаулы исеме бирелде.
Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Казан биохимия һәм биофизика институты фәнни хезмәткәре Наталья Газизова, Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе баш белгече Эльмира Касаткина, «Восток-С» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Олег Новосельский «Казанның иминлеге хакына башкарган хезмәте һәм эштәге батырлыгы өчен» аерым хөрмәт билгесе белән бүләкләнде.
2 нче номерлы автотранспорт предприятиесе йөртүчесе Александр Балыков һәм Казан оптика-механика заводы участогы мастеры Анна Горохова «Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесе белән бүләкләнде.
«Радиоприбор» акционерлык җәмгыяте инженер-технологы Рузалия Злобина «Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесен алды.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесе белән бүләкләнде.
Россия Федерациясе Герое Иван Жарскийга һәм Ринат Хафизовка «Казан горурлыгы һәм даны» аерым хөрмәт билгесен тапшырдылар.
«Барсмед» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте компаниясен гамәлгә куючы Рөстәм Гатауллин, Республика клиник хастаханәсенең консультатив поликлиникасы табиб-неврологы Равил Мөхәммәтҗанов, В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының драма артисты Илья Славутский Казанның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының Туклану комбинатында кондитер-камыр ризыклары цехының камыр ризыклары җитештерү участогы пешекчесе Рамилә Фәхретдиновага һәм Казан (Идел буе) федераль университетының өстәмә белем бирү буенча проректоры Илнур Хәйруллинга шулай ук Казанның Мактау грамоталарын тапшырдылар.
«Ракета» физкультура-спорт берләшмәсе» олимпия резервы спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Алексей Максимовка, В.Б.Шнепп исемендәге үзәк куышлы һәм роторлы компрессорлар фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык институтының перспектив материаллар, технологияләр бүлеге башлыгы Евгений Поморцевка, шулай ук «Казаньгоргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсенең контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча инженеры Рамил Сункишевка Казан мэрының Рәхмәте белдерелде.
Татарстан Республикасының махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарыннан торган «Без булмасак, кем?» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Лилия Култышева һәм Татарстан Республикасының #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясендә катнашучылар клубы катнашучысы Ольга Спиридонова «Казан волонтеры» мактау билгесе белән бүләкләнде.