Казанның Авиатөзелеш районында
урнашкан Побежимов урамында 25 номерлы шәһәр китапханәсенең «Бердәм» филиалы
ачылган. Капиталь төзекләндерү эшләре илкүләм «Гаилә» проекты кысаларында
башкарылган. Учреждение ярым җимерек хәлдәге бинадан иркен уку заллары, чаралар
үткәрү өчен аерым бүлмәләре булган күпфункцияле заманча мәдәни үзәккә әйләнгән.
Хәзер анда авиация төзелеше һәм авиация үсеше буенча уникаль китаплар тупланган.
Ачылу алдыннан китапханәдә ясалган капиталь
төзекләндерү эшләрен Казан мэры Илсур Метшин бәяләде.
«Әгәр без укуга мәхәббәт
тәрбияләмәсәк, мондый китапханәләрне капиталь төзекләндерү чаралары ярдәмендә
торгызмасак, яңа укучыларны җәлеп итә алмаячакбыз. Бәхеткә, бер генә смартфон
да, планшет та кыштырдаган китап битләрен алыштыра алмый, шуңа күрә мондый
объектларның әһәмияте аеруча зур. Китапханә тарихи урында урнашкан. Бирегә авиатөзелеш
заводларын беренчеләрдән булып төзегән затларның оныклары килер дип ышанам.
Алар туган шәһәрләренең, мондагы предприятиеләрнең тарихын өйрәнерләр, татар,
рус һәм дөнья әдәбияты классикасы белән танышырлар. Китапханәдә яңа буын
укучыларын үстерү өчен менә дигән шартлар булдырылган», – диде Илсур Метшин.
Китапханә торак йортның беренче катында урнашкан. 257
квадрат метр мәйданлы бина озак вакытлар дәвамында канәгатьләнерлек хәлдә
булмаган: дивардагы акшарлары коелган, инженерлык челтәрләре тузып беткән.
Илкүләм «Гаилә» проекты ярдәмендә эшләрне ике этапка бүлеп үтәгәннәр.
2025 елда эшчеләр капиталь төзекләндерү
чараларын башлаган: иске бүлмә такталарны сүтеп алып, диварларны
тигезләгәннәр, идәнне алыштырганнар, янгын сүндерү, сак сигнализациясе системаларын
да кертеп, инженерлык инфраструктурасын тулысынча яңартканнар. Моңа кадәр
укучылар китапханәгә йорт подъезды аша кергән булса, хәзер Побежимов урамыннан
аерым керү юлы ясалган. Аңа пандус куйганнар, бина эчендә җайлаштырылган
санитар челтәрле каршылыксыз киңлек булдырылган.
Китапханәгә мультимедиа җиһазлары урнаштырылган. Хәзер
биредә укучыларны кабул итү зонасы, компьютерлар куелган эш урыннары, махсус
утлар белән яктыртылган китап киштәләре бар.
Капиталь төзекләндерү эшләреннән соң китапханәдә ике уку залы –
олыларга зур зал, алты яшькә кадәр укучылар өчен балалар залы эшли
башлаган. Шунысы игътибарга лаек, элек мондый зал булмаган. «Укый белмәгән
балалар китап тирәлегенә уен аша кереп китә. Башта алар өчен рәсемле китаплар
тәкъдим ителә, аннары хәрефләре, текстлары булган басмаларны
бирәбез. Шулай итеп без әкренләп балаларга әкият дөньясы ачабыз», – дип
сөйләде Казанның Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры
Резедә Исмәгыйлова.
Китапханәдә шулай ук төп уку залы зурайтылган, лекцияләр уку, семинарлар,
остаханәләр уздыру өчен кирәкле җайланмалары булган киңәшмәләр залы эшләнгән.
Филиал фондында 32 мең басма бар дип санала һәм ул даими рәвештә
тулыландырылып тора. Район үзенчәлеген исәпкә алып, китапханәдә авиатөзелеш һәм
техник белгечлекләр буенча махсус әдәбият тупланмасы булдырылган. Коллекциядә
тармакның алдынгы предприятиеләренә юл ачучы китаплар тәкъдим ителә. Мәсәлән,
биредә Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең 75 еллыгына
багышланган «Стратегик билгеләнештәге завод» басмасы, бомбалар ташлый торган
легендар Пе-2 очкычын уйлап табучылар һәм аның пилотлары турында «Татарстан
канатлары» китабы белән танышырга була. Пилотлар, очкычлар белән идарә итүче
затларның, авиация өлкәсендәге белгечләрнең биографияләренә багышланган китаплар
аерым урын алып тора. Шундый басмаларның берсе – Россия Федерациясенең
атказанган машина төзүчесе, Казан авиация заводында күп еллар дәвамында
директор вазифасын башкарган Виталий Копылов турында «Человек слова и дела»
китабы. Гомумән алганда, авиация бүлегендә махсус 50 басма исәпләнә.
Филиалда кирәкле китап булмаган очракта, укучыларга электрон чыганакларга
бушлай керү мөмкинлеге бирелә.
Хәзерге вакытта китапханә төрле яшьтәге кешеләрнең ялы өчен мәйданчык
булырлык итеп төзекләндерелгән. Балалар өчен биредә әдәби уеннар һәм «Учтагы
әкият» чаралары үткәреләчәк. Олылар өчен төрле эчтәлектәге лекцияләр, яңа
басылып чыккан китапларга күзәтү ясау чаралары, остаханәләр оештырылачак. Өлкән
буын вәкилләре дә читтә калмаячак, алар өчен компьютер белеме курслары, шулай
ук иҗади очрашулар, бәйләү, тегү, чигү остаханәләре әзерләнә.
Резедә Исмәгыйлева ассызыклаганча, киңлекне яңарту эшләре җирле
халыкның теләкләрен исәпкә алып башкарылган. Нәтиҗәдә, китапханә китапларны
саклау урыны гына булудан туктап, гаиләләрне үзенә җәлеп итә алырдай уңайлы ял
киңлегенә әйләнгән. Шулай ук биредә 1930 нчы елларда басылып чыккан сирәк
китаплар куелган музей почмагы эшләнгән. Тупланмада «Госиздат» һәм
«Татаргосиздат» нәшриятлары чыгарган хезмәт һәм җитештерү турындагы әдәбият.
Экспозициядә шулай ук борынгы басма машинканы, китаплар өчен антиквар аскуйманы
күрергә була.
Хәзерге вакытта шәһәрнең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы олылар һәм
балалар өчен ике үзәк китапханәдән, шәһәрнең барлык районнарында урнашкан 47
филиалдан, өч китапханә пунктыннан тора. Ерак микрорайоннарда яшәүчеләр
өчен мобиль «Библиобус» комплексы эшли: әлеге хезмәт ярдәмендә стационар
китапханәсе булмаган урыннарга ел саен якынча 70 тапкыр китаплар илтеп бирелә.
2025 ел нәтиҗәләре буенча китапханәләргә ел дәвамында 1,5 миллионнан артык
кеше килгән, аларга 4,6 миллион данә китап бирелгән. Үзәк китапханә
системасының китап фонды 2,5 миллион данәдән артып китә һәм ул ел саен 5 мең
яңа китап белән баетылып тора.