Казан кунакханәләре «Яңа дулкын» бәйгесе барган көннәрдә 92% ка тулы булган. Бу Яңа ел бәйрәмнәре күрсәткечләренә тиң. Бәйге нәтиҗәләре бүген «Кайт» гастрокомплексында узган матбугат конференциясендә тикшерелде. Журналистларның һәм блогерларның сорауларына Казан мэры Илсур Метшин, Россия халык артистлары Игорь Крутой һәм Игорь Николаев, бәйгедә җиңүче Флора Бичахчян, шулай ук «Яңа дулкын – 2025» җиңүчесе Алекс Лим җавап бирде.
«Экран артында исә һөнәрмәндәрнең хезмәт җимешләре һәм зур тырышлыгы яшеренгән»
Илсур Метшин ассызыклаганча, «Яңа дулкын» фестивале Казанның мәдәни һәм эстрада үзәге булуын яңадан бер кат исбатлады һәм башкалабыз тарихында якты вакыйга булып калачак.
«Бу безнең өчен зур бәхет. Шушы көннәрдә Казан бөтен ил өчен тартым үзәгенә әверелә: монда йолдызлар, ә иң мөһиме, меңләгән тамашачы җыела. Биеп, җырлап торган кешеләрнең күзләрендәге шатлыкны күрү – бәяләп бетергесез хис. Бу катлаулы вакытта җыр һәркемнең йөрәгендә дә, өендә дә яңгырарга тиеш. Һәм бу җырның нәкъ менә безнең Казанда яңгыравы өчен рәхмәт. Аның монда озакка калачагына ышанам», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Шәһәр башлыгы фестивальнең шәһәр инфраструктурасы өчен икътисади нәтиҗәлелеген аерым билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, кунакханәләр белән рестораннарның тулы булуы һәм транспорт хезмәтләренә ихтыяҗның зурлыгы әлеге чараның шәһәрнең туризм икътисадына зур өлеш кертүен исбатлый.
«Бу бәйге үткәрелгән өчен бөтен эшкуарлар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Конкурс көннәрендә кунакханәләр 92 процентка тулы иде. Бездә андый күрсәткеч Яңа ел бәйрәмнәрендә генә була – кышын да Казан бөтен туристлар өчен җәлеп итүчән үзәккә әверелә. Кунакханә һәм ресторан бизнесы вәкилләре, таксичылар, безнең туристлык агентлыклары – барысы да бик шат. Шуңа күрә яшәсен «Яңа дулкын»!», – диде Илсур Метшин.
Бәйге программасында Игорь Крутой академиясенең 150гә якын шәкерте катнашты. «Балаларда иҗат итү, музыка белән шөгыльләнү дәрте уяна. Менә кичәге яңгырдан соң бар дөнья җанланып, яфраклар ярылып, гөмбәләр үсеп чыккан кебек, һәр «Яңа дулкын»нан, Универсиададан соң да нәкъ шулай яңа талантлы шәхесләр үсеп, бөреләнеп чыга», – дип өстәде шәһәр башлыгы.
Шәһәр башлыгы зур спорт һәм мәдәният чараларының балалар өчен үрнәк алырлык шәхесләр булдыру өчен дә кирәклеген аерым әйтеп үтте. Аның сүзләренчә, «Яңа дулкын» кебек проектлар балаларны һәм аларның ата-аналарын музыка, спорт һәм башка юнәлешләр белән шөгыльләнергә рухландыра.
«Ни өчен «Ак Барс» бар? Ни өчен «Рубин», «УНИКС», «Динамо-Казан» командалары безнең өчен мөһим? Ишегалдындагы балалар хоккей, футбол уйнарга, академиягә, музыка яки нәфис сәнгать мәктәбенә барсын өчен, алар үрнәк алырлык йолдызлар булуы шарт. «Яңа дулкын» кебек фестивальләр нәкъ менә балаларны, яшүсмерләрне һәм ата-аналарны әлеге юнәлешләргә этәрә дә инде», – дип билгеләп үтте мэр.
Илсур Метшин Татарстан вәкиле, дүртенче урынны яулаган Игнат Изотовның чыгышына аерым тукталды. Шәһәр башлыгы бу нәтиҗәнең тирән мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте һәм моны яхшыга юрады: ул кайчандыр танылган артист Дима Биланның да әлеге бәйгедә нәкъ менә дүртенче урыннан үзенең иҗат юлын башлап җибәрүен искә төшерде.
«Аңлашыла, мәйданны бөек музыка яулады, әмма казанлылар, гомумән, бөтен Татарстан халкы Игнат Изотов өчен чын күңелдән җан атты. Бу дүртенче урынның үз ишарәсе бар, ул очраклы түгел. Нәкъ менә безнең якташыбыз, Татарстан белән тыгыз бәйле булган Дима Билан да үз вакытында шушы ук дүртенче урыннан башлап җибәргән иде бит», – диде Илсур Метшин.
Казан мэры чараның тышкы җиңеллеге һәм ялтыравыгы артында олы бер команданың ифрат зур хезмәте торуын ассызыклады. Фестивальгә әзерлек күпкә алданрак башлана һәм үз эченә логистика, техник тәэмин итү, иң мөһиме, куркынычсызлык буенча катлаулы бурычларны чишүне ала.
«Хәзер безнең Казанга, республикабызга бик күп җылы сүзләр әйтелә. Чынлыкта исә бу – Республикабыз рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә бик күп кешеләрнең бердәм хезмәт җимеше. Экран артында исә һөнәрмәндәрнең зур тырышлыгы кала. Әзерлек эшләре фестиваль башланганчы күпкә алданрак башлана. Без сезнең белән искиткеч зур чара күрәбез, әмма аның нигезендә яткан хезмәт ифрат зур. Нәкъ менә шушындый әзерлек барышында да, фестивальнең үзендә дә безнең белгечләребез һөнәри яктан үсеп җитлегә, остара», – дип билгеләп үтте мәр.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, мондый зур дәрәҗәдәге фестивальләрне оештыру Татарстан башкаласы өчен чын мәгънәсендә «кадрлар чарлау мәйданына» әверелә. Сәхнә уты һәм тавыш операторлары, хореографлар һәм куркынычсызлык хезмәткәрләре үз һөнәри юлларын шәһәр чараларында башлап, алга таба халыкара дәрәҗәдәге мәйданнарда эшләрдәй тәҗрибә туплый. Сүзенең ахырында мэр «Яңа дулкын» бәйгесендә катнашучыларны кабат Казанга чакырды һәм шәһәрнең һәрвакыт киң колачлы мәдәни вакыйгалар үзәге булырга әзерлеген белдерде.
Игорь Крутойның Татарстан белән хезмәттәшлеге турында
Игорь Крутой Казан һәм Татарстан белән күпьеллык хезмәттәшлекне аерым билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, шәһәр белән мөнәсәбәтләр Универсиада вакытында ук башланган һәм бүгенге көндә яңа киң колачлы проектларны тормышка ашырганда уңышлы дәвам итә.
«Безне Казан белән, Татарстан белән Универсиада көннәреннән үк башланган күпьеллык олы мөнәсәбәтләр бәйли. Һәр яңа уртак проект дуслыгыбызның яңа бер якларын ача бара. Без һәрчак бер-беребезнең терәген сизеп яшибез. Казанда нинди дә булса чара узса, мине һәрвакыт бирегә чакыралар, ярдәм итәләр. Кыскасы, бу – уңышлы барып чыккан һәм бүген дә проектыбызга зур ярдәм булып торган озак еллык дуслык, – дип уртаклашты композитор Игорь Крутой. – «Яңа дулкын – 2026» фестиваленең тулы уңышы турында сөйләргә әлегә иртәрәк, чөнки алда тагын ике көн – бүген һәм иртәгә бар. Ә мин исә ырымнарга чыннан да ышана торган кеше».
Флора Бичахчян: «Без йолдыз булырга өйрәндек»
Игорь Николаев һәр «Яңа дулкын» фестиваленең алдагыларыннан аерылып торуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, быел көчле катнашучыларның күплеге сәбәпле, жюри әгъзаларына бәяләр кую аеруча кыен булган.
Композитор шулай ук бәйгедә катнашучыларның төрле алымнарына да игътибар итте. Берәүләр вокал мөмкинлекләренең никадәр киң булуын күрсәтергә тырышса, икенчеләре, киресенчә, билгеле бер образга һәм яшь тамашачыга ошаячак җырларга өстенлек бирде.
«Яңа дулкын – 2026» бәйгесендә җиңүче Флора Бичахчян булган хәлләрнең масштабын әлегә тулысынча аңлап җиткермәвен белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге бәйгедә катнашучылар өчен җыр бәйгесе генә түгел, ә яшь артистлар өчен үзенчәлекле мәктәп тә булды.
«Проекттан алган тәэсирләр искиткеч зур, биредәге вакыйгаларның масштабы чыннан да таң калдыра. Миңа калса, мин булган хәлләрне әлегә кадәр тулысынча аңлап та җиткермәдем бугай. Бүген мин шундый уйга килдем: проект кысаларында без җырлаучы кешеләр буларак кына түгел, тулаем алганда йолдыз булырга өйрәндек – интервьюлар бирдек, үзара аралаштык. Бу исә безнең уңай һәм йомшак якларыбызны ачыкларга ярдәм итте», – дип аңлатты кыз.
Исегезгә төшерәбез, «Новая волна/Яңа дулкын» бәйгесе 2002 елдан башлап талантлы яшь башкаручыларны ачыклау, аларга ярдәм итү, эстрада музыкасы өлкәсендә халыкара мәдәни тәҗрибә уртаклашу, яңа музыка әсәрләрен һәм башкаручыларны популярлаштыру максатыннан үткәрелә. 2014 елга кадәр ул ел саен Юрмалада (Латвия), 2015 елдан 2019 елга кадәр – Сочида, ә 2021 һәм 2024 елларда – федераль «Сириус» территориясендә үткәрелгән. Бәйгене Татарстан башкаласында уздыру тәкъдиме беренче тапкыр 2014 елда Казан шәһәре Думасы утырышында яңгыраган.
Быел бәйге 20 августтан 26-сына кадәр уздырыла. Быел төп бүләк өчен биш илдән: Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Грузия илләреннән һәм Россиядән 12 финалист көрәште. Финалда Татарстан җырчысы Игнат Изотов та катнашты. Әрмәнстан кызы Флора Бичахчян җиңүче дип танылды. Бәйге мәйданчыгы итеп «Ак Барс Арена» стадионы янындагы «New Wave Hall» концерт залы сайланды.
Моннан тыш, бүген «Елмай» балалар паркында «Яңа дулкын» бәйгесенә багышланган стела урнаштырылды. Корычтан һәм пыяладан ясалган бу композициянең авырлыгы 400 кг тәшкил итә. Сәнгать эшләнмәсе җыр дулкынын хәтерләтә торган фестиваль логотибын чагылдыра.