Яңа уку елы башында Казанның ун белем бирү учреждениесендә инженер-технология сыйныфлары ачылачак. Әлеге яңалык 6, 19, 33, 174 һәм 189 нчы гимназияләргә, 30 һәм 34 нче мәктәпләргә, шулай ук 35, 78 һәм 177 нче лицейларга кагыла. Бу хакта бүген 95 нче лицейда узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Проект шәһәрнең югары уку йортлары һәм «Аванти» компанияләр төркеме кебек сәнәгать партнеры белән тормышка ашырыла. Компания мәктәпләрне инженерлык җиһазлары белән тәэмин итәчәк, мәктәпләр белән берлектә эш программаларын төзиячәк, педагогларны сайлап алу һәм аларны кызыксындыру чараларын оештырачак, шулай ук мәктәп балаларына югары уку йортларында лаборатория мөмкинлекләреннән файдалануга юл ачачак. Шулай итеп, киләчәк инженер кадрларын иртә һөнәри юнәлеш бирү һәм әзерләү өчен өзлексез «Мәктәп – югары уку йорты – предприятие» дигән бердәм белем укыту системасы барлыкка киләчәк.
«Төп әһәмият биредәге алымнарда: булачак инженер кадрларын әзерләүгә мәктәп, югары уку йорты һәм чын икътисад секторы берләшә. Белем бирү программасын Казан федераль университеты методистлары эшли, укытучылар итеп КФУ аспирантлары билгеләнәчәк, ә «Аванти» компаниясе мәктәпләрне кирәкле җиһазлар белән баету һәм педагогларга хезмәт хакын түләүне тәэмин итәчәк», – дип ассызыклады мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин.
Укыту программасы өч дәрәҗәдә төзелгән: 5–6 сыйныфлар өчен – «Яшь инженер-конструктор» курсы, 7–9 сыйныфлар өчен — «Робототехника комплекслары әзерләүче. Прототип ясау нигезләре», 10–11 сыйныфлар өчен «Робототехника комплекслары эксперты» программасы тәкъдим ителә. Укучылар компьютерда сызым ясау, сәнәгать дизайны, робототехника һәм программалаштыру кебек төп юнәлешләрне өйрәнәчәк. Моннан тыш, алар практикумнарда, ярыш һәм олимпиадаларда катнашачак, шулай ук предприятиеләр куйган чын бурычлар нигезендә проектлар әзерләячәк.
Шулай итеп, бу адым шәһәр хакимиятенең мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү һәм аларны киләчәктә эшкә урнаштыру буенча алып барган эшенең мантыйклы дәвамы булачак.
Исегезгә төшерәбез, Казан мәктәпләрендә 294 алдынгы һөнәри әзерлек сыйныфы ачылган, анда укучылар булачак һөнәрне өйрәнә. Профильле класслар 21 юнәлеш буенча эшли, аерым алганда, химия, энергетика, медицина, IT, архитектура, психология һәм педагогика, космос, тимер юл эше, эшкуарлык һәм башкалар бар. Бу сыйныфларда 7,4 мең бала белем ала. Дәресләрдә укучылар һөнәрнең үзенчәлекләре белән таныша, предприятиеләргә барып, беренче танышу практикасын үтә. Моннан тыш, мәктәпләр махсус лицензияләр ала. Бу аларга укучыларны үз оешмаларында һөнәргә өйрәтергә мөмкинлек бирә.