Ел ахырына кадәр Мәшгульлек хезмәте аша 14–18 яшьлек меңгә якын яшүсмерне
эшкә урнаштырырга җыеналар. Укучылар кунакчыллык, сәнәгать, яшьләр оешмалары
белән бәйле һөнәрләрне үзләштерәчәк. Бу хакта мәгариф хезмәткәрләренең август
киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Проектка 71 оешма, шул исәптән Казан мэриясе дә җәлеп ителгән. 18 укучы
турыдан-туры мэрия бүлекчәләрендә – район администрацияләрендә, Мәдәният, ГХАТ,
Муниципаль архив, Кадрлар сәясәте идарәләрендә, Казан шәһәр иҗтимагый үзәгендә
һәм Тышкы төзекләндерү комитетында беренче хезмәт тәҗрибәсен туплаган.
Һәр яшь хезмәткәргә эшкә җайлашырга ярдәм итүче, шәһәр хуҗалыгының эчтән
ничек эшләвен аңлатучы остаз беркетелгән.
«Балаларны чын тормыш, чын һөнәрләр белән таныштыру – безнең уртак
бурычыбыз. Чөнки аларның бүгенге сайлавы – ул безнең иртәгесе көнебез, Казанның
киләчәге» – диде Илсур Метшин.
Әлеге укучылар белән бергә 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге тагы 689 яшүсмер
мәктәп яны хезмәт бригадаларында эшләгән.