Казанда 2019 елдан бирле мәктәп ашханәләрен заманчалаштыруга 2,4 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә шәһәрдә 192 заманча мәктәп рестораны ачылды, ә балаларның кайнар аш белән тәэмин ителеше 37 проценттан 82 процентка кадәр күтәрелде. Бу саннарны бүген 95 нче лицей базасында узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин җиткерде.
«Балалар сәламәтлеге һәрвакыт безнең өчен төп һәм бәхәссез өстенлек булды һәм шулай булып кала. Аның мөһим өлешләренең берсе – мәктәпләрдә сыйфатлы туклануны тәэмин итү. Соңгы елларда бу өлкәне сизелерлек үзгәрттек: ашханә блокларын яңарттык, заманча мәктәп рестораннары булдырдык, туклануны оештыруга карашны бөтенләй үзгәрттек. 2019 елдан бирле мәктәп ашханәләрен яңартуга 2 миллиард сумнан артык акча салынды. Нәтиҗәдә, кайнар туклануны сайлаучы балалар саны 2006 елдагы 37% тан бүген 82% ка җитте. Буфет продукциясен исәпкә алып, барлык укучылар да туклану белән тәэмин ителде», – дип белдерде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Быел яңа уку елы башланганчы шәһәрдә 11 ашханәне тулысынча төзекләндерү тәмамланачак. Эшләр 1, 3, 19, 52, 179, 180 нче гимназияләрдә, 145 һәм 177 нче лицейларда, шулай ук 25, 67 һәм 168 нче мәктәпләрдә алып барыла. Анда инфраструктура яңартылачак һәм өстәмә рәвештә 211 утыру урыны булдырылачак.
Барлык объектларда инженерлык коммуникацияләре – электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, канализация һәм һава җилләткеч системалары алыштырыла. Кухняларны заманча плитәләр, суыткычлар, пар мичләре, савыт-саба юу машиналары, күчереп йөртелә торган җылылык шкафлары һәм яңа тарату өстәле белән җиһазландыралар.
Ашханәләр дә үзгәрәчәк: яңа дизайн буенча эшләнәчәкләр, заманча җиһазлар урнаштырачаклар һәм кул юу өчен уңайлы зоналар ясаячаклар.
Мәктәп рестораннарын яңартуның төп максаты – балаларга уңайлы һәм имин шартларда сәламәт туклану гадәтләрен булдырырга ярдәм итү. Моннан тыш, яңартылган азык-төлек бүлекләре пешекчеләрнең эш шартларын шактый яхшыртачак.
«Ашханәне матурлау гына җитми. Иң мөһиме – баланың тәлинкәсендәге ризык, аның ничек тәмле булуы, үзен ничек уңайлы хис итүе, педагогларның аның белән ничек сөйләшүе, һәм, әлбәттә, безнең балаларның һәм ата-аналарның теләкләренә колак салуыбыз», – дип ассызыклады Илсур Метшин. Ул директорларга туклану мәсьәләләрен шәхси контрольдә тотарга кушты.
2026 елның 1 сентябренә Казанда 192 заманча мәктәп рестораны үз ишекләрен ачачак. Аларны яңартуга 2019 елдан бирле 2,4 миллиард сум акча тотылды, бу акчалар Татарстан Республикасы һәм Казан бюджетыннан, шулай ук шәһәрнең Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының үз акчасыннан алынды. Яңарту һәм яңа объектлар төзү нәтиҗәсендә утыру урыннары саны 15 меңгә артты. Нәтиҗәдә, 2006 елдан башлап мәктәпләрдә кайнар туклану белән тәэмин итү 37% тан 82% ка кадәр, ягъни 2,2 тапкыр арткан.