Казанның Яңа Савин районында «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Академик Лаврентьев урамындагы 89 нчы мәктәп тулысынча төзекләндерелә. Ремонт эшләрен уку елы башына тәмамлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта объектның әзерлеге 60% тәшкил итә. Яңарту эшләренең барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде.
«Без мәгариф учреждениеләре инфраструктурасына зур игътибар бирәбез. Планда өч мәктәпне төзекләндерү һәм 11 мәктәп ашханәсен яңарту каралган. Алар мәктәп рестораннарына үзгәртеләчәк, анда балалар тәмле һәм дөрес туклана алачак. Мәктәп инфраструктурасын тәртипкә китерү ул безнең киләчәгебезгә, балаларыбызның белеменә, киләчәгенә инвестицияләр кертү дигәнне аңлата. Аларның уңайлы шартларда укуы, ә педагогларның сыйфатлы мохиттә эшләве мөһим. Шуңа күрә без бу эш юнәлешенә зур игътибар бирәбез һәм аны һичшиксез дәвам итәчәкбез. Быел без төзекләндерүне төгәллибез, ә уку елы башына Укытучылар йортын ачачакбыз – бу безнең укытучыларыбызга бүләк булачак», – диде Илсур Метшин.
89 нчы мәктәпнең өч катлы бинасы 1984 елда төзелгән. Мәктәптә аерым ремонт эшләре башкарылган: 2019 елда ашханә яңартылган, 2020 елда уку йортының түбәсе өлешчә төзекләндерелгән.
«Без бу капиталь ремонтны 40 елдан артык көттек. Инженерлык коммуникацияләре бик нык тузган һәм алыштыруны таләп иткән. Яңартылганнан соң мәктәп безнең микрорайонның чын бизәге булыр дип ышанам», – дип сөйләде 89 нчы мәктәп директоры Алла Никифорова.
Капиталь ремонт проекты мәктәп буенча тулысынча инженерлык һәм төзелеш эшләрен үз эченә ала, ягъни бинаның һәр элементын төзекләндерү, инженерлык челтәрләрен алыштыру һәм мәктәп яны территориясен тәртипкә китерү каралган.
Моннан тыш, мәктәптә технология класслары яңартылачак: малайлар өчен яңа столяр-токарь верстаклары сатып алыначак, ә кызлар өчен кабинетлар заманча җиһазландырылачак. «Тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы нигезләре» кабинетында тактик әзерлек буенча дәресләр уздырырга мөмкинлек бирәчәк лазер тиры барлыкка киләчәк. Башка классларда да техник җайланмалар һәм җиһазлар алыштырылачак. Мәктәп директоры мәгариф учреждениесенең шәһәр предприятиеләре – «Казан вертолет заводы» һәм «Татэлектромонтаж» акционерлык җәмгыятьләре белән хезмәттәшлек итүе турында сөйләде. Сигезенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары механик җыю эшләре слесаре һәм электр җиһазларын ремонтлаучы һөнәренә өйрәнәләр.
«Хезмәт дәресләре яңа форматта өйрәтеләчәк. Бүген мәктәпне тәмамлаучыларның чын һөнәри күнекмәләргә ия булуы һәм заманча җиһазларда эшли белүе мөһим. Өстәвенә, бу барлык укучыларга да кагыла: егетләр дә, кызлар да һөнәрләрен бүгенге көн таләбенә туры килгән, югары технологияле шартларда үзләштерергә тиеш», – диде мәктәп директоры.
Мәктәпнең иминлеген арттыру өчен, төп керү төркеме Академик Лаврентьев урамы ягыннан Гаврилов урамына күчереләчәк. Бу карар иркен коридор төзүне күздә тота.
Объектта эшләр апрельдә башланды. Бүгенге көндә биналарны беренчел бизәү эшләре башкарылган, инженерлык коммуникацияләре өлешчә алыштырылган. Заманча һәм якты киңлеккә әверелгән актлар залы тулысынча әзер. Монда быел 25 майда 46 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады, шуларның 11е медаль белән (7 алтын һәм 4 көмеш медаль) мәктәпне тәмамлаган.
Сүз уңаеннан, 1993 елда шушы мәктәптә «Волга-Волга» төркеме солисты Антон Салакаев укып чыккан, шушы актлар залында ул беренче иҗади адымнарын ясаган.
Хәзерге вакытта мәктәптә 953 укучы белем ала. Киләсе уку елында ике профильле 10 нчы сыйныфны ачу планлаштырыла: технология һәм социаль-икътисадый юнәлешләре барлыкка киләчәк.
Бүген Казанның мәгариф инфраструктурасы 206 учреждениене үз эченә ала, ягъни 174 муниципаль, 13 дәүләт, 16 хосусый һәм 3 федераль мәктәп (югары уку йортлары каршында) керә. Аларда 182 меңгә якын укучы белем ала.
Мәгариф объектларының матди-техник базасын үстерү һәм яңарту буенча актив эш дәвам итә. Быел җәй көне Россия Герое майор Сергей Анатольевич Ашихмин исемендәге 130 нчы мәктәптә тулы төзекләндерү эшләре төгәлләнә, шулай ук 30 нчы мәктәпнең фасады ремонтлана.
Быел 11 мәктәп азык-төлек бүлеген яңарту планлаштырылган. Соңгы биш елда 12 яңа мәктәп файдалануга тапшырылды. 2025 елда 1224 урынга исәпләнгән 123 нче лицей үз ишекләрен ачты. 2026 елда 1501 урынга исәпләнгән тагын бер мәктәп төзелешен тәмамлау планлаштырыла.