Казан мэры Илсур Метшинга яңа технологияләр кулланып җитештерелгән түбәле
тукталыш корылмасын тәкъдир иттеләр. Корылма пассажирларны начар һава
торышыннан саклый һәм моңа өстәп әле ул заманча цифрлы җайланма белән дә
җиһазландырылган. Якын арада шәһәрнең биш районында шундый сигез корылма
урнаштырылырга тиеш. Тукталыш җайланмаларын карап тоту өчен реклама
компанияләре җавап бирә – көйләнгән пилонда белдерүләр урнаштыру хокукына
алмашка бизнес әлеге төр инфраструктурага хезмәт күрсәтүне үз өстенә ала.
«Казан
шәһәре реклама базары юнәлешендә алып барыла торган яңа төр эштә беренчеләрдән
булды. Без чын мәгънәсендә бөтен илебез өчен үрнәк булган тәртип урнаштырдык.
Федераль хөкүмәттәге хезмәттәшләребез белән федераль законнарны үзгәртүдә актив
катнаштык. Моның белән бергә бизнес үзе дә үсте. Реклама компанияләре белән
хезмәттәшлегебез – бизнес һәм хакимият арасындагы багланышларның иң яхшы
үрнәге. Шәһәрдә инде 466 тукталыш корылмасы урнаштырылган, аларны карап тоту
өчен шәһәр бюджет акчаларын сарыф итми. Әлеге вазифа реклама компанияләренә
йөкләнгән. Бүген без яңа тукталыш корылмасы белән таныштык, ул бик уңайлы,
җәмәгать транспортының кайсы вакытта киләчәге хакында төгәл мәгълүмат, куркынычсызлык
камералары, яктырту җайланмалары бар. Халкыбызга хезмәт күрсәтү юнәлешендә
үсәбез», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Түбәле яңа тукталыш корылмаларын Төмәннең «ДиМедиа»
компаниясе җитештерә, ул үз эшләнмәләрен илнең төрле шәһәрләренә озата. Казанда
әлеге төр корылманы тәкъдим итү мәйданчыгы итеп алар төбәк партнеры буларак
«РИМ» медиатөркеме базасын сайлаган. Түбәле корылмалар төбәкнең климат
үзенчәлекләрен, вандалларга каршы таләпләрне исәпкә алып проектланган.
Җитештерүче сүзләренчә, тукталыш корылмалары 25 елга хезмәт итәрлек итеп
җитештерелгән.
Корылма каркаслары күгәрү үзлегенә чыдам, ел саен буяу таләп ителми торган
алюминий эретмәсеннән эшләнгән, сигез миллиметр калынлыктагы нык, утта
кыздырылган пыяла белән тышланган. Электрон таблода актуаль расписание, һава
торышы, рус, татар һәм инглиз телләрендә тукталыш исеме, шулай ук реаль вакыт
режимында транспортның килү вакыты күрсәтелеп барачак.
Көтеп торучы пассажирлар өчен махсус пластиктан эшләнгән эскәмия
урнаштырылган. Пассажирлар биредә үз гаджетлары өчен USB-зарядкалардан
файдалана ала, киләчәктә тукталыш корылмаларын видеокүзәтү камералары, Wi-Fi
нокталары белән җиһазландырырга ниятлиләр. Түбәле корылма эчендә яктырту
җайланмасының барлыкка килүен иң төп үзгәрешләрнең берсе дип атарга була. Әлеге
күренеш аны тәүлекнең караңгы вакытында тагы да уңайлырак итә.
«Безнең корылмалар программа тәэминаты белән бергә эшләнә. Бу безгә
расписаниене тотрыклы күрсәтеп барырга, реклама мәгълүматы белән оператив идарә
итәргә мөмкинлек бирә», – дип аңлатты «ДиМедиа» җаваплылыгы чикләнгән
җәмгыятенең проектлар җитәкчесе Александр Акулов.
Казан мэры Казанның биш районында әлегә сигез яңа түбәле тукталыш
корылмасы урнаштырылуын хуплады. Аларны Авиатөзелеш районының Ленинград
урамында, Яңа Савин районында – Маршал Чуйков урамында, Мәскәү районында –
Ибраһимов проспектында (ике корылма), Восстание урамында, Совет районында –
Рихард Зорге урамы, 13а адресы буенча, Идел буе районында Рихард Зорге
урамы, 39 һәм 75 (ике корылма) адреслары буенча күрергә була.
Реклама бирүчеләр тукталыш корылмаларының торышын контрольдә тотачак.
Илсур Метшин шулай ук «РИМ» медиатөркеменең эш нәтиҗәләре белән танышты.
Компаниягә 2012 елда нигез салынган һәм бүгенге көндә ул Россиядә тышкы
рекламаның икенче операторы булып тора. Компаниянең медиаҗайланмалары 235
шәһәрдә, 49 төбәктә урнаштырылган. Реклама мәгълүматы күрсәтелә торган 44
мең 406 өслекне 74,9 миллион кеше күрә. «Без Казан, Санкт-Петербург, Чиләбе,
Уфа, Пермь, Екатеринбург, Омск, Хабаровск һәм Мәскәү кебек зур шәһәрләр белән
эшлибез», – дип сөйләде «РИМ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен гамәлгә куючы
Илья Фомин. Предприятие тышкы, транзит, бина эчендәге рекламалар, премиаль
корылмалар, digital-платформалар урнаштыру белән шөгыльләнә.
Казан мэры шулай ук урамда һәм бина эчендә файдалану өчен билгеләнгән
LED-экраннар белән танышты. Әлеге җайланмаларны «Экраниум» компаниясе («РИМ»
һәм «3 АРТ» компанияләренең уртак проекты) җитештерә икән.
Казанда реклама корылмаларының гомуми саны якынча 1,3 меңгә җитә, шул
исәптән мультимедиалы 253 реклама җайланмасы бар дип санала – моңа билбордлар,
суперсайтлар, супербордлар, тукталышлар һәм медиаҗайланмалар керә. Аларга 3,6
мең цифрлы реклама мәгълүматы урнаштырылган.
Хәзерге вакытта тышкы реклама шәһәрнең төп керем чыганагы булып тора. 2025
ел нәтиҗәләре буенча шәһәр казнасы тышкы рекламадан 314 миллион сумга
тулыланган.
Түбәле яңа тукталыш корылмасы белән танышу чарасында шулай ук Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин
районнары башлыгы Ренат Шәмсетдинов, Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе
башлыгы Әскәр Баһаветдинов катнашты.