6 июльдән 12 июльгә кадәр Татарстан башкаласында
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атналыгы» уза. Шәһәр халкы, башкала кунаклары өчен 100 дән артык чара әзерләнә, 13 парга күпьеллык ныклы никахлары өчен
иҗтимагый бүләк тапшырылачак. Мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә Гражданлык хәле актларын
теркәү идарәсе башлыгы Елена Студеникина бәйрәм программасы белән таныштырды.
«Гаилә –
ул җәмгыятебезнең иң төп, әһәмиятле кыйммәтләренең
берсе. Гаилә безнең өчен көч, илһам чыганагы, мәхәббәт ялкыны. Кеше гаилә кору белән аның рухи көче, яшәү дәрте икеләтә арта. Бала
туганнан соң бөтенләй башка тормыш башлана. Моны үзебездән беләбез. Балаларыбыз,
оныкларыбыз – безнең нәсел дәвамчылары. Моннан да
кыйммәтлерәк нәрсә бармы икән дөньяда?! Безгә көчләп тагарга тырышкан мәгънәсез
фикерләргә килгәндә, – минем бу
хакта сөйләшәсем дә килми, алар безнең өммәтебезгә чит-ят гамәлләр. Без күркәм кыйммәтләр
ягында үсеп килүче яшь буынны нәкъ менә әлеге әхлак кануннарына туры китереп тәрбияләү
безнең уртак бурычыбыз», – диде
Казан мэры Илсур Метшин.
Бәйрәм чаралары 5 июль көнне «Үзенчәлекле
осталык үзәге»ндә башланган. Казанның шәһәр һәм республика үсешенә гаять әһәмиятле
өлеш керткән дүрт күренекле гаиләсе: Цветковичлар (Татарстан Республикасының атказанган
энергетиклары), Латыйповлар гаиләсе (Татарстан Республикасының халык
артистлары), Шмелевлар гаиләсе (Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының
мактаулы төзүчеләре), Куликовлар гаиләсе (югары белем бирү өлкәсендә мактаулы
хезмәткәрләр) күркәм бәйрәм атнасының беренче каһарманнары булып тора.
8 июль көнне Чистай урамында урнашкан Кирилл
чиркәве янында узачак чара бәйрәм атнасының төп вакыйгасы булып тора. Бәйрәм Хач
йөрешеннән, изге Петр һәм Феврония һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана.
Гыйбадәтханә территориясендә декоратив-гамәли сәнгать остаханәсе үткәрелә, хәйрия
ярминкәсе оештырыла, кыр кухнясы эшләячәк, күңел ачу программасы, күпбалалы
гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы әзерләнә.
Татарстан Республикасы Милли музеенда Казанның 13 пары «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән
бүләкләнә. Шулай ук күп еллар дәвамында белем бирү, мәдәният, хезмәт өлкәсендә
көч түккән, махсус хәрби операциядә катнашкан гаиләләрне бүләкләү тантанасы уздырыла.
Васильченко скверында оборона заводларында, предприятиеләрендә эшләгән, иңне-иңгә
куеп 20, 30, 50 ел бергә яшәгән хезмәт династияләре юбилярларын хөрмәтләү кичәсе
үткәрелә.