Казанның 32 нче хәрби шәһәрчек складлары урынында яңа микрорайон өчен инженерлык челтәрләрен сузу эшләре башланган. Бу проектны гамәлгә ашыру өчен шәһәр хезмәтләренә 25 чакрым арага үзәк һәм мәйдан эчендәге торбалар сузарга кирәк була. Төзелеш мәйданчыгында эш барышын Татарстан
башкаласы мэры Илсур Метшин тикшерде.
Казан мэры Илсур Метшин 32 нче хәрби
шәһәрчекнең элеккеге складлары урынында төзелә торган торак микрорайонын инженер инфраструктурасы белән
тәэмин итү буенча киңәшмә уздырды. Хәзерге вакытта әлеге мәйданчыкта күпфатирлы берничә йорт төзелә. Киләчәктә 250 мең квадрат метр тирәсе яңа торак мәйданында якынча 16 мең кеше яши алачак.
Шулай ук биредә социаль
инфраструктура: мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар, спорт объектлары да төзелергә тиеш.
«Без элеккеге
сәнәгать зоналарының буш мәйданчыкларын
файдалы максатка куллану буенча системалы эшне дәвам итәбез. 32 нче хәрби шәһәрчек моның ачык мисалы. Бүген элеккеге складлар
урынында киләчәктә 16 мең кеше яши алырлык яңа микрорайон төзелә. Инженерлык
системалары һәрбер торакны төзү эшендә аның иң мөһим өлеше булып тора. Без су
белән тәэмин итү, агынты сулар челтәренең ничек салынуын карадык. Барысы да
график буенча бара. Дүртенче квартал ахырында беренче башлангыч комплексны төзү
эшләре тәмамлана, халык яңа фатир ачкычы алачак. Бу безнең элеккеге сәнәгать
территорияләрен үстерү буенча системалы эшебезнең дәвамы. Моңа кадәр Вознесение
тракты тирәсендә, Даурия, Родина, Яңа Порт урамнарында эш гөрләде, хәзер менә 32
нче хәрби шәһәрчектә мондый яңалыкны күрәбез. Ташландык зоналарны җәлеп итү нокталарына
әйләндерү – шәһәрнең тотрыклы үсешен ачыклый
торган гамәл ул», – диде Илсур Метшин.
Биредә 25 чакрым арага үзәк һәм
мәйдан эчендә челтәр салынырга тиеш. Хәзерге вакытта агынты сулар челтәренең әзерлеге 64% дип бәяләнә, су белән тәэмин итү
челтәрен сузу эшләре 23,8%-ка башкарылган.
Микрорайонның агынты сулар системасы
өчен биш канализация насос
станциясе төзергә ниятлиләр. 1 канализация
насос станциясе үзәк объект булачак – ул сәгатенә 2 219 кубометр су кабул
итәрлек итеп әзерләнә. Хәзерге вакытта бу станциядә эшләрнең 44%-ы үтәлгән. Торак
йортлардан агып чыккан сулар диаметры 800 мм лы үзәк коллектор аша шәһәрнең агынты
сулар системасына озатылачак.
Су белән тәэмин итү проекты 14,1 чакрым арага (5,1 чакрымы
– үзәк челтәрләр, 9 чакрымы – мәйдан эчендәге челтәрләр) торба сузу эшен үз
эченә ала. Бүгенгә 3,36 чакрымга торба салынган. Шуның 3,1 чакрымы үзәк
суүткәргеч (әлеге мәйданчыкның әзерлеге – 61% тан артык).
Проектны эшләүчеләр инженерлык
челтәрләрен куәтле итеп эшләтү максатыннан запас көчләр кулланачак. Болай эшләү
төзелә торган микрорайон белән бергә, хәрби шәһәрчек мәйданчыгын һәм аның
тирәсендәге склад зоналарын үстерүнең алдагы этапларын ресурслар белән тәэмин
итү мөмкинлеге бирә.
Үзәк суүткәргеч Горький шоссесы
дублеры буйлап уза һәм микрорайонны шәһәрнең су белән тәэмин итү системасына тоташтыра.
Тоташтыру эшләре «2 нче бакча» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте
тирәсендә 1200 мм диаметрлы челтәрдә башкарыла. Микрорайонның төп үзәк торбасының
диаметры 710 мм ны тәшкил итә, торак йортлар арасындагы бүлү челтәренең зурлыгы
250 мм дан 600 мм га кадәр җитә.
Бер үк вакытта суүткәргеч насос
станциясен төзү эшенә әзерлек бара. Хәзерге вакытта подрядчы чокыр
казый, арматурадан
каркас җыя, якын арада нигез плитәсен
бетон белән катыру эшләре башланачак.
Станция төзелешен якынча дүрт-биш айда тәмамларга ниятлиләр. Нәкъ менә ул челтәрдә кирәкле басымны һәм яңа микрорайонда
яшәүчеләргә өзлексез су бирү хезмәтен тәэмин итәчәк.
Агынты сулар челтәрен төзү чаралары
дәвам итә. Проект 10,9 чакрымга сузылган агынты сулар челтәреннән гыйбарәт. Шуның
6,63 чакрымы – үзәк челтәргә, 4,28 чакрымы торак йортлар арасындагы челтәргә
туры килә. Бүгенге көнгә 7 чакрымга якын торба сузылган.
Канализация челтәрләрен төзүнең
беренче этабы «Глоракс Экосити» микрорайонын шәһәрнең агынты сулар системасына
тоташтырырга ярдәм итә. Икенче этап янәшәдәге мәйданчыкларны алга таба үстерү
өчен нигез булачак.
Исегезгә төшерәбез, гомумән
алганда, 2026 елда Казанның 18 объектында 17,2 чакрым су белән тәэмин итү һәм
агынты сулар челтәре төзекләндерелә, шуларның 4,5 чакрымы республиканың коммуналь
инфраструктураны яңарту программасы кысаларында башкарыла. Хәзерге вакытта ресурслар
белән тәэмин итүче оешмалар 36,2 чакрымга сузылган челтәрдә, шул исәптән 8,2 чакрым
җылылык челтәрендә, 11 чакрым Казэнерго челтәрендә, 9,6 чакрым арада салкын су
белән тәэмин итү һәм 7,4 чакрым канализация челтәрендә эшли. 2026 елда
торак-коммуналь комплекс предприятиеләре 142 объектта 54,3 чакрым инженерлык
челтәрен төзекләндерә.