Бүген Казанда
татар телен саклауга, үстерүгә юнәлдерелгән милли-мәдәни проектлар һәм чаралар
актив гамәлгә ашырыла. Алар арасында «Алмаш» гаилә проектын, татар халкының бию
сәнгатенә багышланган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дәресләрен, яңа «Җырлы сишәмбе»
проектын һәм башкаларны әйтергә була. Әлеге чараларның барысы да халык
тарафыннан яратып кабул ителә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Казан
башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
«Мондый чаралар, халык
күңелендәге милли проектларның, милли мәдәниятнең ниндидер музей күренеше, борынгылык
чагыла торган вакыйгалар ул дигән карашларын үзгәртә. Бүгенге көндә без кыю
карарлар – ачык һавадагы кичәләр, төрле бию остаханәләре, комикслар,
IT-кушымталар, заманча музыка аша милли күренешләрнең безнең тормышка
яраклашуын күрәбез. Алар халык тарафыннан яратып кабул ителә, бик кәттә
кичәләргә әйләнә. Милли тел аралашу чарасы булу белән бергә, халыкка шатлык
китерә торган иҗади мәйданчык коралына әйләнә», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә,
«Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Җырлы сишәмбе» һәм «Алмаш» кебек проектлар әлеге
юнәлештә беренче адымнарын ясый башлаган кешеләргә үз туган телендә рәхәтләнеп
сөйләшергә ярдәм итә.
«Балаларыбыз, яшьләребез өчен
актуаль контент булдыру әһәмиятле. Шулай ук телнең яшәве дә бик мөһим: ата-аналар
һәм балалар үз туган телләрендә гаиләләрендә генә түгел, балалар бакчаларында,
мәктәпләрдә, яшүсмерләр клубында да сөйләшергә тиеш», – дип ассызыклады шәһәр
башлыгы.
Илсур Метшин бу чараларның «плюс»
тамгасы өчен генә үткәрелмәвен әйтеп үтте. Әлеге фестивальләр меңнәрчә
аудитория җыя, аларны карау өчен Казанга илебезнең төрле почмакларыннан
кунаклар килә, шулай итеп алар туристлык календаре вакыйгаларына әйләнә,
Татарстан башкаласының уникаль мәдәни кодын, шәһәрнең «кәефен» булдыра: «Һәм
милли Россиябезнең Казанга караш ташлавын онытмаска кирәк. Күпләр бездән үрнәк
ала. Татарстанның башкаласы булган Казан чит илләрдә яшәүче татарлар өчен изге
Мәккәгә тиң: алар «Татарстан – Яңа гасыр» каналын, туган телләрендә әзерләнгән
тапшыруларны рәхәтләнеп карый. Шуңа күрә, хөрмәтле хезмәттәшләр, милли
республикабыз алдындагы җаваплылыкны аңлап, безнең эшебезне нәкъ менә шушы
контекстта чагылдырырга кирәк. Без бу эшне дәвам итәчәкбез».
Остаханәләр һәм татар теле
курслары: Казан милли мәдәниятне һәм телне саклау максатыннан төрле проектларны
тормышка ашыра
Гүзәл Сәгыйтова шулай ук Казанда
уңышлы гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Икенче ел рәттән җәйге
сезон «Алмаш» гаилә проекты белән ачылган. Проект татар телендә сөйләшүче һәм
телне көндәлек гаилә практикасына кертергә омтылучы гаиләләрне берләштерүгә
юнәлдерелгән. Катнашучылар өчен остаханәләр, интерактив кичәләр, балалар һәм
ата-аналар өчен уеннар оештырылган.
«Киләчәктә бу форматны үстерергә
һәм «Алмаш»ны гаиләләр, экспертлар, танылган затлар бергәләп очраша торган
даими шәһәр мәйданчыгы итеп ныгытырга ниятлибез», – дип билгеләп үтте чыгыш
ясаучы.
4 июнь көнне Казанда бу елның
беренче «Хәрәкәттә – бәрәкәт» остаханәсе үткәрелгән. Чара 2021 елдан бирле
оештырыла. Проект Казан мэриясе тарафыннан Телләр буенча комиссия ярдәмендә
Парклар һәм скверлар дирекциясе белән бергә гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә
проект кысаларында күпсанлы дәресләр уздырылган.
«Быел без яңа урында: очрашулар
пәнҗешәмбе көнне 18.00 сәгатьтә Г.Камал театры артындагы амфитеатрда уза.
Россиядә Халыклар бердәмлеге елын бәйрәм итү уңаеннан без программаны
киңәйтәбез: остаханәләрдә Идел буе халыкларының биюләре дә өйрәнеләчәк. Алдагы
чара 2 июльгә билгеләнгән», – дип сөйләде башлык урынбасары.
Бу елгы сезон август ахырында
«Бию көрәше» бәйгесе белән тәмамлана. Җиңүчеләрне жюри белән бергә, тамашачы
үзе дә сайлый ала.
Гүзәл Сәгыйтова шулай ук яңа
проект – «Җырлы сишәмбе» турында сөйләде. «Бу ачык мәйданчык, моңа теләге
булган һәр кеше кушыла ала. Биредә дуслар белән бергәләп җырларга була, аерым
гына моңланучылар да бар, әзерлек дәрәҗәсе таләп ителми», – дип билгеләп үтте
чыгыш ясаучы. Җырга бай очрашуларның һәркайсында төрле уен коралларында
уйнаячакларын җиткерде. Алдагы кичәдә баян моңнарын ишетергә мөмкин булачак. Махсус кунак буларак төрле уен
коралларында оста уйнаучы, «Музыкант алачыгы» проекты авторы, Россия
видеоблогеры Раил Арсланов чакырулы.
Беренче очрашу 23 июнь көнне Милли китапханә янындагы
амфитеатрда узган һәм
казанлылар арасында зур популярлык казанган. Чараның кураторы Булат Шәйми һәм
җырчы Эльмира Шәрипова белән бергә кунаклар, гитарага һәм укулелега кушылып,
татар халкының яраткан җырларын, узган елларның популяр хитларын башкарган.
Анда татар көйләрен яратучы 300 кеше катнашкан. «Җырлы сишәмбе»нең алдагы
очрашуы 7 июль кичендә шул ук урында уздырыла.
Казанда шулай ук татар теле курслары дәвам итә. Һәр
агымда ике төркем – яңа өйрәнә башлаучылар һәм дәвам итүчеләр тупланган.
«Шунысы куанычлы, курсларга халык яратып йөри. Әлегә кадәр ихтыяҗ зур һәм
теркәү чарасының беренче сәгатьләрендә үк төркемнәр җыела. Чираттагы укулар
августта башлана», – дип фикерләре белән уртаклашты Гүзәл Сәгыйтова.
Шулай ук Казанда 2021 елдан «Үз телем» грантлар
бәйгесе гамәлгә ашырыла. Иртәгә, 30 июнь көнне, гаризалар кабул итү чарасы тәмамлана. Бәйге
туган телләрне һәм милли мәдәниятне саклау өлкәсендә яшьләрнең тәкъдимнәренә
ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә пьесалар
язучыларга кагылышлы, икенче тапкыр үткәрелә торган «Алмачуар» драматургия
бәйгесенә гаризалар тапшыру эше дәвам итә. Бәйге максатчан аудиторияне (балалар
һәм яшүсмерләр) һәм катнашучылар составын (кече һәм зур состав) күздә тотып,
дүрт номинация буенча уздырыла.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаны пьеса тексты белән бергә
1 октябрьгә кадәр mailto:konkurskazan@mail.ru электрон
почтасына юлларга кирәк. Тулырак мәгълүмат белән Нигезләмәдә танышырга була. Гүзәл
Сәгыйтова номинацияләрдә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралуын җиткерде:
беренче урынга – 110 мең сум, икенче урынга – 90 мең сум һәм өченче урынга 70
мең сум тапшырылачак. Бәйге тәмамланганнан соң, җиңүчеләрнең пьесалары җыентык
итеп бастырылачак.
Казан мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, авторларга
системалы ярдәм итү шәһәр өчен өстенлекле эш юнәлеше булып кала. «Балалар һәм
яшүсмерләр өчен яңа җырлар язарга, татар телендә мобиль кушымталар эшләргә
кирәк. Яшь җәмәгать эшлеклеләре, авторлар, драматурглар өчен мондый бәйгеләр –
безнең яктан ярдәм итү чарасы ул. Боларны без системалы һәм аңлы рәвештә
эшлибез, алга таба да зур игътибар бирәчәкбез», – диде Илсур Метшин.