И.Метшин: «Чиксез батырлыкларыгыз, Казан, Татарстан һәм бөтен илебез үсешенә керткән гаять зур өлешегез өчен рәхмәт!»
Казан шәһәре KZN.RU
Казан мэры Илсур Метшин хәрби хәрәкәтләр ветераннарын истәлекле көн белән котлады.
«Хөрмәтле хәрби хәрәкәтләр ветераннары! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Без сугыш уты аша икеләнмичә, намус белән үткән, Ватаныбызның тынычлыгын һәм киләчәген саклап, гомерен һәм сәламәтлеген биргән һәр батырны хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез. Сез үзегезнең сугышчан батырлыкларыгыз, кыюлыгыз, чыдамлылыгыз һәм фидакарьлегегез белән дәүләтебезнең куәтен һәм данын ныгыттыгыз, исемнәрегезне тарихка мәңгелеккә язып куйдыгыз. Сез үткән юлда кешелекнең төп кыйммәтләре – азатлык, гаделлек, тигезлек хакына үрнәк булырлык рух ныклыгы һәм намуслы хезмәт тора.
Без Казан шәһәребез һәм аның халкы өчен ышанычлы таяныч булган каһарманнар белән ихластан горурланабыз. Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт даны елы һәрберегезнең батырлыгы әһәмиятен ассызыклый. Чөнки сезнең антка тугрылыгыгыз һәм Ватанга карата чиксез мәхәббәтегез бүгенге көндә махсус хәрби операциядә Россия мәнфәгатьләрен яклаучылар, безнең өйләрдә тынычлык, ата-бабаларыбызның васыятьләре өчен көрәшүчеләр өчен рухи маяк булып хезмәт итә. Сезнең шәһәр язмышына битараф булмавыгыз туган җир өчен җаваплылыкны аңлаучы лаеклы ватанпәрвәрләр тәрбияләргә ярдәм итә.
Чиксез батырлыкларыгыз, Казан, Татарстан һәм бөтен илебезнең чәчәк атуына керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен рәхмәт!
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм озын гомер телим! Сезне һәрвакыт туганнарыгызның кайгыртучанлыгы, якыннарыгызның җылысы уратып алсын, ә өегездә һәм күңелегездә тынычлык, татулык хөкем сөрсен. Бәхет һәм иминлек телим Сезгә!» – диелә котлауда.