Быел «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы «Ял» үзәгенең шәһәр яны лагерьлары һәм инклюзив үзәкләр базасында гадәттәгечә җәйге инклюзив сменаларны башлап җибәрә. Быелгы җәйге чорда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 400 бала өчен 16 махсус смена оештырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова хәбәр итте.
«Җәйге инклюзив ял сменаларын оештыру – республика һәм Идел буе төбәкләре өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен дә яңа күренеш, дип тулы ышаныч белән әйтергә була. Элек сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән баланы ялгызы гына лагерьга җибәрергә мөмкин дип, күз алдына да китереп булмый иде. Моның өчен лагерьны да, хезмәткәрләрне дә махсус әзерләү таләп ителә. Үзенчәлекле балаларга ял итү мөмкинлеген тәэмин итү «Игелекле Казан» коллективының, Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитетның һәм «ЯЛ» үзәгенең һичшиксез казанышы, дип атыйм», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәрдә җәйге сменалар балаларның яшенә һәм авыру төрләренә карап оештырылачак. Июньдә сменалар «Луч-Нур» һәм «Вместе-Бергә» үзәкләрендә узачак, июльдә балаларны «Тылсым» үзәгендә көтәчәкләр, ә августта балалар өчен махсус программа «Крылья» үзәгендә әзерләнәчәк. Аларда барлыгы 400ләп бала катнаша алачак, дип хәбәр итте Татьяна Мерзлякова.
«Ял» үзәгенең шәһәр яны лагерьлары базасында инвалид балалар өчен стационар сменалар да ачылачак. «Заречье» балаларны савыктыру лагеренда 19 июньнән 26 июньгә кадәр «Игелекле Казан» спорт юнәлешләренә йөрүче балалар өчен смена узачак. «Восток» лагере 29 июльдән 8 августка кадәр 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен үз ишекләрен ачачак, ә «Бригантина» лагеренда 21 августтан 26 августка кадәр 17 яшьтән өлкәнрәкләр өчен смена булачак.
Моннан тыш, июль һәм август айларында Кама Тамагында инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен ял көннәре сменалары оештырылачак. Программада балык тоту, саф һавада уеннар, канистерапия (махсус өйрәтелгән этләр белән дәвалану) һәм башка чаралар каралган.
«Игелекле Казан» инклюзив сменаларында катнашу бушлай. Җәдвалны карау һәм җәйге ялга язылу өчен, оешманың рәсми сайтында «Инклюзив җәй» бүлеген ачырга кирәк.
Өстенлекле ял итү лагерьларына килү хокугын махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән инвалид балалар алачак, дип хәбәр итте докладчы.
Гадәттәгечә, үзенчәлекле балаларның абый-апалары да аралашу һәм лагерьларда җайлашу иптәше сыйфатында «Игелекле Казан» лагерьларына һәм инклюзив киңлекләренә эшкә чакырылачак. Эшкә урнашу Россия яшьләре гранты хисабына башкарыла һәм инвалид балалы гаиләләргә ярдәм итүгә дә, киләчәктә үзенчәлекле балалар тәрбияләү белән бәйле һөнәр сайлау теләге булган яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирүгә дә юнәлдерелгән.