Май бәйрәмнәрендә Казанга Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән 225 мең турист килгән. 12–17 май көннәрендә аеруча KazanForum эре халыкара форумын уздыруга игътибар бирелде. Форум 90 илдән һәм Россия Федерациясенең 75 субъектыннан 10 меңгә якын катнашучыны берләштерде. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Форум кысаларында республика һәм ил өчен мөһим очрашулар узды, чара бик күп кешене җәлеп итте. Кунаклар Казанның тарихи матурлыгы, аның чисталыгы һәм төзеклеге турында әйтәләр. Бу безнең визит карточкасы, һәм без бу дәрәҗәне сакларга тиеш. Май бәйрәмнәрендә форумны уздыруга булдыралганча үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт. Эш күп иде, әмма без аны җиңеп чыктык», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Казанның рәсми рәвештә Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуы узган чараларның мөһим нәтиҗәсе булды.
«Алда безне бай программа көтә: концертлар, күргәзмәләр, фестивальләр, киңәшмәләр. Универсиададан, Конфедерацияләр кубогыннан, Футбол буенча дөнья чемпионатыннан һәм БРИКС саммитыннан соң үз фикердәшләребезне тапкан кебек, Ислам илләренең мәдәният эшлеклеләре белән тыгыз хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштырырбыз дип ышанам. Хәзер без Россия – АСЕАН саммитына әзерлек эшләрен башлыйбыз, анда 11 ил вәкилләре – дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары катнашачак. Бу зур халыкара әһәмияткә ия чара, ул Россиянең Азия-Тын Океан төбәге илләре белән элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Әлбәттә, бездән форумда катнашучыларның иминлеген тәэмин итү һәм аларның Казаннан алган тәэсирләре иң яхшы булсын өчен барысын да эшләү таләп ителә», – дип йомгаклады Илсур Метшин.