
23 майда Казан паркларында һәм скверларында җәйге чаралар башлана. Җәйге программа Горки-Әмәт урманында бәйрәм белән ачыла. Биредә шәһәр күләмендә зур пикник, лекцияләр, шәһәр бергәлекләреннән остаханәләр, «Парк квизы», җирле диджейлар һәм «Лолита Косс» төркеме чыгышлары әзерләнә. Бу елгы җәйдә «Черек күл» паркында мәдәни клуб, Акчарлак күлендә сәламәтлек клубы ачыла. Җәйге яңалыкларга килгәндә, парклар программасына лото һәм хор белән караоке җырлау турнирлары өстәлә. Җәмәгать киңлекләрендә узачак җәйге чаралар хакында аппарат киңәшмәсендә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова сөйләде.
«Казанлылар паркларда ял итүнең яңа мөмкинлекләрен бәяләрләр дип өметләнәбез. Алдан билгеләнгән чаралар ярдәмендә һәр паркның «йөзе» ныграк ачыла бара. Башкала халкы, яшьләрчә әйтсәк, паркларда «кәеф-сафа кору» белән генә чикләнмичә, балалары яки дуслары белән бергә яңа тәэсирләр алып, ниндидер яңалыкка өйрәнә алырлар дип өметләнәбез. Әлеге киңлекләрдәге мондый чараларның безнең парклар һәм скверлар дирекциясе өчен гадәти эшкә, күренешкә әйләнүенә чын күңелдән шатланырга гына кала», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
«Әйдә дуслашыйк!»: Казан парклары кызыксыну буенча төрләргә бүленгән клубларга әйләнә
Айгөл Латыйпова сүзләренчә, җәй көне җәмәгать киңлекләрендә орнитологиягә кагылышлы сәяхәтләр, шахмат турнирлары, балалар өчен кирәк-яраклар ярминкәсе, саф һавада үткәрелә торган күнекмәләр һәм башка чаралар оештырыла.
«Яңа сезон җанлы аралашуларга һәм бергәлекләр тарафыннан тәкъдим ителәчәк чараларга бай булырга охшап тора: парклар ял итеп йөрү урыны булу белән бергә, даими очрашулар, аерым бер кеше белән бәйле тарихны башкаларга җиткерү һәм шәһәрлеләрне берләштерә торган уртак гадәтләр ноктасына әйләнә. Бу елгы җәйдә без чын күңелдән Казан халкына: «Әйдә дуслашыйк!» дибез һәм яшел киңлекләрне кызыксыну буенча төрләргә бүленгән җанлы клублар челтәренә әйләндерәбез. Анда һәр кеше үзенә кызык булган шөгыль төре яки кәефе буенча «үз ишен» табачак», – дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.
Озак яшәү серләренә бай актив «Яшәү яме» проекты, күркәм гадәт буенча, җәй айларында янәдән паркларга кире әйләнеп кайта. Катнашучылар өчен хор дәресләре, зумба биюләре һәм саф һавада рәсем ясау өчен махсус мәйданчыклар әзерләнә.
Шулай ук бу җәйдә шәһәр халкын кызыксыну буенча төрләргә бүленәчәк яңа клубларда фикердәшләр һәм дуслар табарга чакыралар. «Черек күл» паркында лекцияләрдән торган мәдәни клуб ачыла. Күргәзмәләр оештыручы кураторлар, музей белгечләре, мәдәниятне тикшерүчеләр гади тел белән заманча экспозицияләрнең ничек төзелүе, күргәзмә проектларының ничек барлыкка килүе һәм ни өчен музейларның бүгенге көндә экспонатларга артык басым ясамый, нәкъ менә кешеләр белән ешрак эшләве турында сөйләячәк.
Аксенов скверында киноклуб үз эшен башлап җибәрә – ул камералы очрашулардан гыйбарәт. Монда кино аралашу өчен сәбәп булачак. Казанлыларга җанлы музыка уйнап торганда архивта саклана торган кинолар күрсәтү эше, режиссерлар белән очрашулар, заманча кино индустриясе турында әңгәмәләр тәкъдим ителә. Саф һавада махсус чаралар «Татаркино» белән бергә оештырыла.
Акчарлак күлендә сәламәтлек клубы эшли башлый. Биредә табиб һәм фармацевт лекцияләре, медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында спорт дәресләре, авыруларны профилактикалаудан башлап сәламәт гадәтләр булдыруга юнәлдерелгән үз сәламәтлегеңә кагылышлы ачык сөйләшүләр үткәреләчәк.
Шахмат турнирына охшатып яңа юнәлеш кертелә – шәһәрнең биш паркында лото турнирлары үткәрелә башлый. Уенда төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала, яшь чикләүләре каралмаган, ди оештыручылар.
«Елмай» балалар паркы бу җәйдә гаиләләрне җәлеп итә торган төп нокта булачак. Биредә көн саен концертлар әзерләнә, хор, театр лабораторияләре һәм менталь тайпылышлары булган балалар өчен анимация студиясе эшләячәк. «Салават күпере» торак комплексы янындагы парк кунакларына махсус программа әзерләнә: биредә шәһәр халкы саф һавада кино карый, спорт күнекмәләрендә, бию остаханәләрендә, памп-трек дәресләрендә катнаша ала.
Кабан күлендә җәйге программа: чәй тантаналары, винил кичәсе һәм кояш баешы белән бәйле чаралар
«Җәй көне шәһәр халкын җәмәгать киңлекләрен үстерүгә җәлеп итә торган проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Моңа кадәр үткәрелгән кичәләр исемлегенә яңа волонтер һәм экология юнәлешендәге чаралар өстәлә», – дип сөйләде Айгөл Латыйпова.
Җәмәгать бакчалары проекты янәдән шәһәрнең актив халкын берләштерә. Быел Серов урамындагы бульварда да түтәлләр өчен яңа мәйданчык бүлеп бирелә. Уңышны шулай ук «Салават күпере» торак комплексы янындагы паркта, Горки-Әмәт урманында һәм Урицкий исемендәге паркта үстерергә була.
Дүртенче тапкыр «Шәһәр бакчачысы мәктәбе» уздырыла. Дәресләр биш паркта үткәреләчәк, алар теориягә нигезләнеп, гамәли күнекмәләр белән үрелеп барачак. Белгечләр шәһәр халкын агачларны, куакларны дөрес итеп карарга, экология нигезләренә, тотрыклы яшел зоналар булдырырга өйрәтәчәк.
«Парк каһарманнары» проектының өченче сезоны үсемлекләрне карау һәм катлаулы булмаган төзекләндерү эшләрен башкару белән бәйле. Очрашуларга беренче тапкыр экспертлар кушыла, алар экология, паркларны үстерү, төзекләндерү турындагы белемнәре белән уртаклашачак.
Горки-Әмәт урманы өчен әзерләнгән «Урман дуслары» программасы сезонның яңа проекты буларак тәкъдим ителә. Май аеннан сентябрьгә кадәр халык киңлекне җыештыру, төзекләндерү чараларында, эко-агарту сәяхәтләрендә, башка төрдәге мәдәни программаларда катнаша ала.
Казансу яр буенда һәм Зәңгәр күлдә алтынчы тапкыр «Галим шәһәр кешесе» лабораториясе уздырылачак. Катнашучылар өчен экологиягә кагылышлы лекцияләр, экскурсияләр, балык тоту, сапларда йөзү һәм фәнни-гамәли чаралар әзерләнә.
«Зәңгәр күлне саклаучылар» проектын эшләүчеләр Зур Зәңгәр күлдә вакыйгалы программа тәкъдим итә. 150 кеше экологик агарту чараларын оештыру курслары узачак. Шәһәр халкы экскурсияләрдә, остаханәләрдә, урман сәфәрләрендә, Идел сукмагы буйлап сәяхәттә һәм Казансу елгасында гадәти экойөзү чарасында катнаша ала.
Бергәлекләрне үстерү чаралары Кабан күле яр буенда да дәвам итә. Иртәгә җәйге программа кысаларында үз проектларын гамәлгә ашырырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү тәмамлана. Бу елгы концепция – «Тынычлык көзгесе». Әлеге киңлектә программаны беренче тапкыр су янында чәй тантаналары, фотосәяхәтләр, винил кичәсе, «Кабан күренеше» күргәзмәсе һәм кояш баешы белән бәйле кичәләр, шулай ук гадәти чаралар – татар теле клубы, бию буенча «Хәрәкәттә-бәрәкәт» остаханәсе һәм спорт күнекмәләре тулыландыра.
Менә инде икенче сезон «Яшүсмерләр дирекциясенә» – 14–18 яшьлек яшүсмерләр өчен түләүле җәйге стажировкалар игълан ителә. Проектның географиясе быел киңәйтелә: катнашучылар «Елмай» һәм «Черек күл» паркларында, Горки-Әмәт урманында, Серов урамындагы бульварда эшләячәк. 205 гаризадан дүрт катнашучы сайлап алынып, алар җәйне Дирекция командасында уздырачак.
Сәламәтләндерү күнекмәләре, китапханә кичәләре, тифлоаңлатмалар лабораториясе – җәйге программаның аерым бер өлеше инклюзиягә багышлана
Серов урамындагы бульварда махсус квиз, китапханә кичәләре, рус ишарәләр теле курсы, сәламәтләндерү күнекмәләре оештырыла, инклюзиягә кагылышлы кинолар һәм «НеЗаМи» студиясенең зур концерты көтелә. Яшүсмерләр өчен әзерләнә торган тифлоаңлатмалар лабораториясе бу елгы җәйнең төп вакыйгасы булып тора. Катнашучылар дүрт көн дәвамында сукыр һәм начар күрүче кешеләр берләшмәсе белән танышачак, тифлоаңлатмалар эшләү нигезен үзләштерәчәк, тавыш кую һәм тавыш өчен күнегүләр ясау дәресләрендә катнашачак. Лабораториядә катнашучыларның җирле мультфильмнарга тифлоаңлатмалар яздыруы әлеге проектның нәтиҗәле эше булачак.
«Елмай» балалар паркында да инклюзия чаралары үткәрелә. Июньдә биредә менталь тайпылышлары булган балалар өчен инклюзив анимация лабораториясе эшли башлый. Катнашучылар тарафыннан булдырылган мультфильмны парк экранында җәй буе күрсәтергә җыеналар.
«Черек күл» паркында «Хорлы караоке», Аксенов скверында джаз кичәсе, Горький исемендәге паркның 90 еллыгы – җәмәгать киңлекләре күңелле, истәлекле мизгелләргә бай чаралар мәйданчыгына әйләнә
Шәһәр халкы өчен Казан паркларында шулай ук зур чаралар әзерләнә. Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәһәрлеләр китабы» яңа проектларның берсе буларак тәкъдим ителә – бу Парклар һәм скверлар дирекциясе белән «Юлбасма» нәшриятының уртак тәкъдиме. Җәй көне лаборатория, пленэрлар һәм рәсемнәр бәйгесе үткәрелә. Әлеге чараларның нәтиҗәләре «Казанның парклары һәм скверлары турында ни өчен 50 сорау» дигән иллюстрацияле китапта урын алачак.
Июнь аенда «Черек күл» паркында беренче тапкыр «Хорлы караоке» яңгыраячак. Анда теләге булган һәр кеше Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хорына кушылып яраткан җырларын җырлый ала.
28 июнь көнне Горький исемендәге паркның 90 еллыгы билгеләп үтелә. Качалов исемендәге театр зур бәйрәм чарасының хедлайнеры итеп билгеләнгән. Юбилей уңаеннан паркта яңа үзгәрешләрне күрергә мөмкин булачак: биредә яңартылган навигация һәм аның үзенчәлекле стиле эшләнә.
Казан Кирмәне белән уртак проект санала торган Урам театры фестивале шулай ук Казан халкының күңеленә хуш килер дип ышана оештыручылар. Россиянең төрле почмакларыннан җыелган 8 коллектив 3 көн эчендә Кирмән территориясендә һәм «Черек күл» паркында 10 нан артык спектакльне бушлай күрсәтәчәк. Тамашаларның бер өлеше тифлоаңлатмалар һәм рус ишарәләр теленә тәрҗемә белән тәкъдим ителәчәк.
Паркта үткәрелә торган чаралар арасында халык тарафыннан яратып кабул ителгән музыка кичәсе Фукс бакчасында да гамәлгә ашырылачак. Лядской бакчасында июльдә романтик «Октава» кичәсе уздырыла. Кунаклар өчен җирле диджейлар чыгыш ясаячак, истәлеккә сурәткә төшү өчен махсус фотозона эшләнә.
8 август көнне VI «Итил» яңа этник мәдәният фестивале гөрләячәк. Идел буе халыкларының борынгы гореф-гадәтләренә, мәдәни кыйммәтләренә, халык һөнәрчелегенә һәм аш-су осталыгына багышланган зур бәйрәм, гадәттәгечә Горький исемендәге паркта үткәрелә. Аксенов скверында беренче тапкыр «Аксеновның джаз галәме/Джазовая орбита Аксенова» музыка кичәсе оештырыла. Әлеге күркәм чарада шәһәрнең джаз осталары һәм махсус хедлайнер катнаша.
Казан парклары эре партнерлар өчен дә ихтыяҗ зур булган мәйданчыклар булып кала бирә. Инде май ахырында биредә «НУР» медиасәнгать фестивале инсталляциясе, 13–14 июнь көннәрендә «Смена»ның IX Җәйге китап фестивале һәм 7 июнь көнне «Казан» гаилә үзәге янында федераль VK Fest чарасы үткәрелә. Шулай ук бу җәйдә Лядской бакчасында «Джаз һәм шахмат кичәсе», Горький исемендәге паркта «Альфа Төнге Гастромаркет» оештырыла.
Җәмәгать киңлекләренә кагылышлы яңалыкларны һәм парк чараларының актуаль афишаларын Казан мэриясенең, Парклар һәм скверлар дирекциясенең рәсми сайтларында күзәтеп барырга була.