Бүген Казан мэры Илсур Метшин төрле пилотсыз
системалар җитештерү белән шөгыльләнә торган «АИМ» мәйданчыгында булып кайтты. Җир өсте һәм fpv-дроннар махсус хәрби операция өчен
дә, халык хуҗалыгы өчен дә әзерләнә. Волонтер проекты буларак эшли башлаган компания тулы кыйммәтле югары технологияле предприятиегә әйләнгән.
«Мине сезнең әлеге өлкәдә тиз камилләшүегез һәм тармакның тиз үсүе гаҗәпләндерә. Эшегезне 3D-басмада гади детальләр эшләүдән башлап җибәрдегез. Бүген
исә аена
меңнән артык дрон җитештерүчегә әйләндегез. Әлбәттә, бу тирән ихтирам
уята торган гамәл. Хәзер илебез өчен инженерлык тармагы аеруча әһәмиятле. Яшь
егетләрнең бу тармакка килеп, инженерларга әйләнүе, үз куллары белән технология
чылбырын булдыруы – бу безнең авиатөзелешнең киләчәге һәм технологик бәйсезлегебез»,
- диде Казан мэры Илсур Метшин.
Компаниянең
тарихы 2023 елда, Казан энтузиастлары һәм инженерлары фронтка ярдәм итү максатыннан
бергә берләшкәннән соң башлана. Алар беренче эш итеп сугыш кораллары өчен
кирәкле детальләр җитештерә башлый.
«Махсус хәрби операциягә волонтер булып бару безнең өчен бик әһәмиятле булды. Анда безнең отряд
госпитальләрнең берсендә ярдәм итте. Казанга кайткач, мин фронтка ярдәм итүемнең
дәвам ителергә тиешлеген аңладым», - дип
сөйләде проект җитәкчесе Чыңгызхан Миннуров.
Детальләр ясау эшенә Казанда яшәүче битараф
булмаган кешеләр дә кушылган. Волонтерлар
берләшмәсе оешканнан
соң сугыш кырына 600 меңнән артык эшләнмә җибәрелгән. Бераз вакыттан соң предприятие тулы кыйммәтле пилотсыз очкычлар
җитештерүгә күчә. Энтузиастларның шәхси акчаларына җыелган беренче дроннар уңышлы сыналганнан соң, пилотсыз очучы аппаратларга ихтыяҗ үсәчәге ачыкланган. «Без фронтка җитди ярдәм итү өчен бик күп сандагы аппаратлар кирәклеген аңладык. Әлбәттә, мондый күләмдә дроннар
җитештерү өчен моңа иреклеләр көче белән генә ирешеп булмаячагы аңлашыла иде. Җитештерүне тотрыклы итү максатыннан без проектны коммерция юнәлешенә күчердек», - дип аңлатты предприятие директоры.
Бүген предприятиедә эшләнмәләрне әзерләүнең тулы циклы оештырылган: белгечләр дроннарны проектлау, эшләү, җыю белән
шөгыльләнә. Җир өсте дроннары белән бергә, оча торганнары да җитештерелә. Компания ай саен
якынча 1000 дрон эшләп чыгара.
Коптерлардан тыш предприятиедә самолет төрендәге пилотсыз очкычлар җитештерелә. Конструкцияләр композит материаллар – карбон һәм
пыяла җепселле тукыма кулланып ясала. Аппаратлар ясалма фәһем алгоритмнары, шул исәптән оптик навигация системалары белән тулыландырыла. Алар дронга GPS һәм тышкы сигналлардан башка гына киңлекне – визуаль мәгълүматлар буенча координаталарны, биеклекне һәм маршрутны билгеләү мөмкинлеген бирә.
Бу бурычларны автоном башкарырга ярдәм итә. Мондый аппаратлар сәгать ярымга
кадәр дистәләрчә чакрым ераклыкка оча ала.
Икенче мөһим юнәлеш – җир өсте пилотсыз платформалары.
Предприятиедә мондый җайланмаларның ике моделе – «Клин» һәм «Сверчок» төре эшләнгән.
Соңгысы, барыннан да элек, гражданлык бурычларына һәм аны сәнәгатьтә куллану мөмкинлекләрен
арттыруга юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта агрохолдингларның берсе белән бер проект
сынала: җир өсте дроннарын авыл хуҗалыгы җирләрен тикшерү һәм чәчүлекләрнең,
үсемлекләрнең торышын күзәтү өчен кулланырга ниятлиләр.
Тагын бер технологик эшләнмә – зур төгәллек белән күрү һәм хәрәкәт
итү системасы. Җир өсте роботы, кеше киеменә беркетелгән махсус маркерга йөз
тотып, автомат рәвештә кеше артыннан хәрәкәт итә ала. Әлеге очрак платформаны җайланмалар
яки башка йөкләр ташу өчен «ярдәмче» буларак кулланырга мөмкинлек бирә.
Предприятиенең гамәли эшләнмәләре арасында шулай ук
сәгатенә 350 чакрым тизлек белән хәрәкәт итәргә сәләтле, сигналны тота торган «Зилант»
дроны да бар. Җитештерүчеләр аны гадәти һава оборонасы чараларына экономияле
альтернатива буларак тәкъдим итә.
Илсур Метшин белән очрашу барышында предприятие
вәкилләре киләчәк үсеше өчен төп ихтыяҗларны билгеләде. Алар арасында –
аппаратларны төрле биеклектә сынау өчен махсус полигон булдыру, логистика һәм
әзер эшләнмәләрне сугыш кырына оператив илтеп тапшыру буенча ярдәм итү. Казан
мэры Илсур Метшин әлеге мәсьәләне контрольгә алды һәм инженерлар өчен аларга
туры килә торган, уңайлы, куркынычсыз объект табарга кушты.