«Трудовые резервы» стадионының бокс мәктәбендә тәрбияләнүче 140 бала өчен тарихи бинада заманча шартлар тудырылган: спорт залы яңартылган, яңа җиһазлар белән гомуми физик әзерлек һәм кардио зоналары, шулай ук ике чишенү бүлмәсе барлыкка килгән. Үзгәртеп корулар нәтиҗәсен Казан мэры Илсур Метшин шәхсән үзе бәяләде.
Шәһәр башлыгы төзүчеләр һәм дизайнерларның эшен югары бәяләде, алар борынгы бина элементларын заманча дизайн һәм функцияле җиһазлар белән аһәңле берләштерә алдылар, дип билгеләп үтте. «Бу күк һәм җир арасы кебек кенә түгел, ә төрле планеталар аермалыгы, – дип ассызыклады Илсур Метшин. — Без заманча дизайнерлык чишелешләрен, югары сыйфатлы материалларны һәм яхшы яктыртуны күрдек. Төзүчеләр чыннан да булдырганнар! Тиздән яңа уку елы, батырлар үссен һәм ныгысын өчен, яңа егетләр җыегыз». Мэр шулай ук үзенең спорттагы балачагы турындагы хатирәләре белән уртаклашты һәм тренерларга уңышлар теләде.
Боксчылар клубы 1962 елда төзелгән бинада урнашкан. Нәкъ менә аннан «Трудовые резервы» тарихы башлана. Соңрак, 1964 һәм 1967 елларда, башка корпуслар төзелә.
Былтыр ук тарихи бинада үзәк фасадны тышлау, бокс залының түбәсен һәм җылыту төеннәрен алыштыру, нигезне ныгыту һәм территорияне яшелләндерү эшләре башкарылган.
Тулы ремонтның 1 апрельдә башланып, 1 августта тәмамланган икенче этабы зур күләмле эшләрне үз эченә алган. Ишегалдына чыга торган фасад һәм төп бинаның түбәсе төзәтелгән, инженер системалары тулысынча алыштырылган. Бокс залында барлык эчке бизәү эшләре, биналарны яңадан планлаштыру һәм барлык технологик җиһазларны урнаштыру төгәлләнде. Көн саен мәйданчыкта 60ка якын кеше һәм 2 берәмлек техника эшләде.
Ремонт нәтиҗәсендә яңартылган бокс залында велосипед тренажерлары, чаңгы һәм ишү тренажерлары, шулай ук төрле бокс грушалары һәм яңа ринг белән җиһазландырылган заманча гомуми физик әзерлек һәм кардио зоналары барлыкка килде. Спортчыларга уңайлы булуга аерым игътибар бирелә: сауна һәм душ бүлмәләре булган ике чишенү бүлмәсе җиһазландырылган. «Элек безнең шартлар яхшы иде, хәзер алар тагын да яхшырды. Залны заманча җиһазлар белән тулыландырдылар, шуңа күрә безнең спорт нәтиҗәләре үсәчәк кенә», — дип шәрехләде Казанның бокс буенча урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Айдар Әхмәтҗанов.
Көн саен «Трудовыве резервы» спорт залына 300ләп кеше йөри, шуларның 140ы – спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, алар сигез тәҗрибәле тренер җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Алар арасында: дүрт гамәлдәге спорт мастеры, бер спорт мастерлыгына кандидат һәм 60 төрле категориядәге спорт разрядына ия булган тренер. «Трудовые резервы» базасында шулай ук Россия җыелма командасына керүче алты спортчы: Разат Талипов, Камилла Хөснетдинова, Владимир Ямков, Зилә Гәрәева, Әмин Абдуллин, шулай ук ир-атлар арасында Россия чемпионы һәм бокс буенча Россия кубогы финалисты Сергей Сергеев шөгыльләнә.
«Идел» спорт мәктәбенең биш филиалы шәһәрнең төрле районнарында урнашкан, алар шәһәр халкына «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге», «Трудовые резервы», «Ракета», «Мотор» һәм «Мирный» спорт комплексларында бокс белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.
Күләмле ремонтның 2026 елга планлаштырылган өченче этабы кысаларында спорт залы тулысынча яңартылачак: идән өслеге, инженерлык коммуникацияләре һәм спорт җиһазлары алыштырылачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел җәй «Трудовые резервы» СК территориясендә шулай ук тиз үсә торган ракета спорт төрләре – падела (ике корт) һәм пиклбол (бер корт) өчен кортлар тәкъдим итүче яңа спорт клубы ачылды.
Киләчәктә клуб базасында тәҗрибәле теннисчылар җитәкчелегендә күнегүләр, шулай ук ярышлар уздыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта клуб техник ачылыш стадиясендә, ә эшнең рәсми башлануы сентябрьгә планлаштырылган, дип хәбәр итә «Паделтон» клубына нигез салучы Азат Хөсәенов.
Капиталь ремонтны карауда шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәдуллин, Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов, ТР Баш инвестиция һәм төзелеш идарәсе кураторы Семен Федоров катнашты.