Казан мэры Илсур Метшин бүген «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы кысаларында ачылган «Ребус 2025: Төзелеш һәм цифрлаштыру» форумы эшендә катнашты. «Цифрлаштыру шәһәрләр һәм агломерацияләр үсешендә уен кагыйдәләрен ничек үзгәртә» пленар сессиясендә Илсур Метшин шәһәрнең цифрлы игезәк мөмкинлекләренә – шәһәр гамәлләрен чын вакыт режимында күзәтеп торырга һәм инфраструктураны үстерү өлкәсендә тиз карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә торган технологияләргә җентекләп тукталды. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Казан илнең иң акыллы шәһәрләре исемлегенә керә.
«Безнең эш нигезендә шәһәрнең цифрлы игезәге концепциясе ята. Бу цифрлы өлгеләрнең тулы системасы, алар безгә шәһәрне һәм анда барган гамәлләрне чын вакыт режимында күрергә, идарә карарларын кабул итәргә һәм шәһәр инфраструктурасын үстерүне планлаштырырга мөмкинлек бирә», – диде Илсур Метшин.
Ул цифрлы игезәкнең төп компонентларының берсе — шәһәрнең 3D өлгесе — даими рәвештә яңартыла торган өч үлчәмле карта, ул территорияләрне тулысынча проектлау һәм төзү өчен корал булып хезмәт итә, дип сөйләде.
3D өлге һәм цифрлы игезәк өчен мәгълүматларның төп чыганагы — 2019 елдан бирле Казанда үстерелә торган шәһәрнең геомәгълүмат системасы. Бу эшчәнлекнең төрле өлкәләре белән идарә итү өчен киңлек мәгълүматларын файдаланырга мөмкинлек бирә торган корал. Системада шәһәрнең Генераль планыннан алып җирле шәһәр төзелешен проектлау нормативларына кадәр барлык төп шәһәр төзелеше документлары цифрлаштырылган.
Бүген шәһәрнең геомәгълүмат системасы 700дән артык алыштыргысыз мәгълүмат төрен һәм 20 миллионнан артык объектны үз эченә ала. Анда төзелгән эш күп кенә процессларны берьюлы цифрлы рәвештә алып барырга мөмкинлек бирә, кәгазь документлар төзүне исәпкә алмаганда.
Шәһәрдә төзекләндерү сыйфатына зур игътибар бирелә, ел саен юлларны, ишегалларын капиталь ремонтлау, җәмәгать урыннарын яңарту буенча зур эшләр башкарыла. Соңгы биш елда Татарстан башкаласында ике меңнән артык ишегалды яңартылган, 47 җәмәгать урыны төзекләндерелгән, шәһәр юлларының 85% ы норматив хәлгә китерелгән.
Цифрлы инструментлар урамнарның чисталыгын, юлларның һәм яктыртуның торышын күзәтергә ярдәм итә, ә төзекләндерүне тикшереп тору системасы шәһәр мохитенең факттагы торышы турында мәгълүмат белән тәэмин итә.
«Шулай итеп, цифрлы игезәк – ул шәһәрнең бердәм күренмәле өлгесен яңарту өчен даими рәвештә мәгълүматлар белән алмаша торган мәгълүмат системалары комплексы. Без эшчәнлегебезнең төрле өлкәләрендә мәгълүмат системаларын үстерүне һәм Казанның акыллы шәһәр буларак үзенчәлекләрен киңәйтүне дәвам итәбез. Бу шәһәр белән идарә итү парадигмасын үзгәртә — без тизрәк җавап бирәбез һәм көнүзәк мәгълүматлар нигезендә карарлар кабул итәбез, ә модельләштерү безгә алдан эш итәргә мөмкинлек бирә», – дип нәтиҗә ясады Казан мэры.
Пленар сессия эшендә Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Муценек, Чувашия башлыгы Олег Николаев, Киләчәктә цифрлы операцияләр буенча Дубай советы рәисе Аиша Бин Бишр, Россия Архитекторлар берлеге президенты Николай Шумаков, «Мәгълүмати модельләштерү технологияләре өлкәсендә оешмаларның милли берләшмәсе» Ассоциациясе президенты Михаил Викторов катнашты.
«Ребус 2025: Төзелеш һәм цифрлаштыру» форумы бүген «Казан Экспо» ХКҮдә ачылды һәм Россиядән һәм 35 чит илдән 2500 докладчы һәм белгечне җыйды.