Казанда яшь башкаручыларның «Новая волна» («Яңа дулкын») халыкара танылган музыка фестивален уздыру өчен New Wave Hall концерт мәйданчыгы төзелеше тәмамлана. «Ак Барс Арена» стадионы янында урнашкан объектның әзерлеге 80% тәшкил итә. Бүген Казан мэры Илсур Метшин эшләрнең барышын бәяләде.
«Безнең күз алдында, бер ай дәвамында, яңа музыка үзәге – New Wave Hall концерт мәйданчыгы туа. Бу безнең күптәнге хыялыбызның тормышка ашуы, ниһаять, «Новая волна» Идел һәм Казансу ярларына, Казан Кремле диварларына кадәр барып җитәргә тиеш», — дип ассызыклады Илсур Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, Казан фестивальнең башлануын түземсезлек белән көтә, ә конкурсантлар Татарстан башкаласына килгәннәр инде. «Татарстан башкаласы яңа йолдызлар ачу урыны булыр дип өметләнәбез, һәм аларның үрнәге яшьләрне музыка белән шөгыльләнергә һәм сәхнәгә чыгарга рухландырыр», – дип өстәде мэр.
Казанга «Сириус» федераль территориясеннән китерелгән New Wave Hall концерт залы 2,8 мең тамашачыны сыйдыра. Аның корылмасы нибары бер ай эчендә җыелган. 35х25 метр зурлыктагы сәхнә урнаштырылган инде, тамаша залын корасы калды. Сәхнә декорацияләре «Сириус»тан 6 фурада китерелгән.
Чараны оештыручылар корылманың аерымлыгын билгеләп үтәләр. «Бу төрле-төрле җыелма концерт залы. Дөньяда мондый дәрәҗәдәге һәм мондый форматтагы чаралар өчен сәхнәне бик аз җирдә очратырга мөмкин», — дип билгеләде «Новая волна» проектының пиар-директоры Яна Кшановская.
Мәйданчыкның шалены хәтерләткән формасы тамашачыларга һәм катнашучыларга уңайлыклар тудырачак: алар ачык һавада булачак, әмма шул ук вакытта җилдән һәм башка һава шартларыннан сакланачак.
Декорацияләр урнаштыру һәм техник җиһазлау өстендә «Сириус»тан тавыш, яктылык буенча белгечләрне һәм хәтта альпинистларны да үз эченә алган тәҗрибәле команда эшли. «Барлык эшләр дә, һава шартларына карамастан, төгәл җәдвал буенча бара, һәм 18 августта мәйданчык файдалануга тапшырылачак. Әзерлек барышы Татарстан Республикасы рәисе, шулай ук Хөкүмәттәге һәм Игорь Крутойның командасындагы хезмәттәшләребез шәхси күзәтчелегендә. «Новая волна» Казан өчен онытылмаслык бәйрәм булсын өчен без барысын да эшлибез», – дип белдерде Илсур Метшин.
Концерт залы янында фуд-кортлар белән тулы ял мәйданчыгы барлыкка киләчәк, шулай ук беренче тапкыр «Новая волна»ның рәсми сувенир продукциясе тәкъдим ителәчәк.
Казан мэры шулай ук туристларның фестивальгә зур кызыксынуын билгеләп үтте: «Безне туристларның зур кызыксынуы сөендерә: билетларның 96% ы сатылган инде, шул ук вакытта 11% ы гына Казан һәм Татарстан халкы тарафыннан сатып алынган. Без бик күп кунаклар көтәбез, ә шәһәр урамнары һәм яр буйлары Россия эстрадасы йолдызларын каршы алу урыны булачак. Казан зур вакыйгаларга күнеккән, һәм без бу бәйрәм лаеклы һәм онытылмаслык булсын өчен барысын да эшлибез».
New Wave Hall тирәсендәге территорияне төзекләндерү кысаларында 150 дән артык агач китерелгән. Фестивальдән соң алар шәһәрнең урамнарын, паркларын һәм скверларын бизәячәк.
Оештыручылар фестивальнең һәр кичендә чын-чынлап кабатланмас мохит, бөтенләй яңа программа һәм көтелмәгән дуэтлар чыгышы булачак дип вәгъдә итә. «Без тамашачыларны гаҗәпләндерә алачакбыз, аларны бит бөтенләй яңа режиссерлык концепциясе, яңартылган графика һәм искиткеч яктылык партитуралары көтә. Бик күп көтелмәгән мизгелләр булачак, — дип уртаклашты Яна Кшановская. — «Новая волна» һәрвакыт үзенчәлекле кәефле проект имиджына ия булды, анда һәр көн алдагысына охшамаган, һәм һәр кичнең үз тематикасы бар».
Конкурсантларның репетицияләре 17 августта ук башлана. Оештыручылар финалчыларның кәефе һәм хис-кичерешләре турында уңай фикерләр әйтәләр, Казан кунакчыллыгын һәм милли ашларын аерым билгеләп үтәләр.
Казанга фирма автобусында конкурс финалчылары килде инде. Катнашучылар барельеф ясарга өлгергән, ул конкурсның беренче көнендә Кремль яр буендагы матур урыннарның берсендә урнаштырылачак.
Конкурсны Татарстан башкаласында уздыру идеясе Казан шәһәре Думасы утырышында 2014 елда ук туган иде.
Исегезгә төшерәбез, «Новая волна» («Яңа дулкын») конкурсы 2002 елдан Юрмалада (Латвия), аннары 2015 елдан 2019 елга кадәр – Сочида, ә 2021 һәм 2024 елларда – «Сириус» федераль территориясендә уздырылды. Күп еллар дәвамында фестивальнең алыштыргысыз режиссер-куючысы — Александр Ревзин.